Сайланма хәдисләр

                                                           Сайланма хәдисләр

     Ризаэтдин бине Фәхретдиндең « Сайланма хәдисләр китабынан».

عن أَمِيرِ المُؤمِنِينَ أَبي حَفْصٍ عُمَرَ بنِ الخطَّابِ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: « إِنَّما الأَعْمَالُ بالنِّيَّاتِ وإنَّما لكُلِّ امْرِىءٍ ما نَوَى، فَمَنْ كانَتْ هِجْرَتُهُ إلى اللهِ ورَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إلى اللهِ ورَسُولِهِ، ومَنْ كانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيا يُصِيبُها أو امْرأةٍ يَنْكِحُها فَهِجْرَتُهُ إلى ما هَاجَرَ إليه».

     "Кешеләр кыла торган гамәлләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбәләре аларның ниятләренә күрә, һәр кешенең үз гамәле бә-рабәренә булган өлеше нияткә карап була. Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүленең ризалыгын ният кылып һиҗрәт кылучыларга Аллаһ һәм Рәсүле өчен һиҗрәт кылу савабы була. Дөньяви максат өчен яки берәр хатынга өйләнү нияте бе-лән һиҗрәт кылучыларның алачак өлешләре дә үзләренең дөньяви максатларына җитү яки шул хатынга өйләнүдән гыйбарәт була".

     Риваятьләргә күрә, бер кеше Мәдинәгә һиҗрәт кылган бер хатынга өйләнү өчен, мөселман булып, Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ягъни, аның һиҗрәт кылудан максаты Рәсү-лүллаһ янында яшәү түгел, бәлки шул хатынга өйләнү була. Рәсүлүллаһ, аның ниятен белгәннән соң, мәзкүр хәдис шәрифне сөйли. Хәдистә «һиҗрәт кылу» кебек бер гамәл аерып зекер ителсә дә, максат исә гомуми булып, һәрбер гамәл, кирәк тән гамәле һәм кирәк тел гамәле булсын, ки-рәк аз һәм кирәк күп булсын, нияткә карап йөрүне белдерү. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек була.
     Гыйбадәтләрдә ниятне дөресләү бик мөһим нәрсә, чөнки алар нияттән башка игътибарсыз калалар. Ният, күңел гамәле булганлыгы өчен анда рия булырга мөмкин түгел. Хәтта җәннәт белән җәһәннәмдә мәңге калу да нияткә күрә диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше җәннәттә мәңге калса, дөньяда вакытында мәңге мөэмин булуны ният иткәнлеге һәм бер кеше тәмугта мәңге янса, дөньяда вакытта һәмишә карышып торуны ният кылганы өчен була. Үкенү бар гөнаһларны юкка чыгарса, ният юк эшләрне бар итә.

     Башҡа хәҙистәр: Шәйех Нәүәүиҙең 40 хәҙисе:

https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/sh%d3%99jex-n%d3%99%d2%af%d3%99%d2%afi%d2%99e%d2%a3-40-x%d3%99%d2%99ise.html#more-7727

     Өс йөҙ ҙә өс хәҙис: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/%d3%a9s-j%d3%a9%d2%99-%d2%99%d3%99-%d3%a9s-x%d3%99%d2%99is.html#more-6457

     Балалар өсөн 40 хәҙис: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/balalar-%d3%a9s%d3%a9n-40-x%d3%99%d2%99is.html#more-5207

     Рия хаҡындағы хәҙистәр: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/riya-xa%d2%a1ynda%d2%93y-x%d3%99%d2%99ist%d3%99r.html#more-5081

     Йөҙ ҙә бер хәдис: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/j%d3%a9%d2%99-%d2%99%d3%99-ber-x%d3%99dis.html#more-4585

     Хәҙистәрҙә ахырызаман билдәләре: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r%d2%99%d3%99-axyryzaman-bild%d3%99l%d3%99re.html#more-3391

     Хәҙистәр: https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r.html#more-3081

     Хәҙистәр, хәҙистәргә шәрехтәр:

 https://nazir1965.com/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r/x%d3%99%d2%99ist%d3%99r-x%d3%99%d2%99ist%d3%99rg%d3%99-sh%d3%99rext%d3%99r.html#more-4063