Тағы ла яуапнәмә хаҡында

   Әссәләмүғәләйкүм мосолман ҡәрҙәштәр. Үткәндә сайтымда «Яуапнәмә” тип сыҡҡан мәҡәл диндарҙар араһында бәхәс тыуҙырҙы. Шуға ахыры ошо мәғлүмәтте ҡайҙан алып яҙғанымды күрһәтергә булдым. Был мәғлүмәт Татарстан мосолмандарының баш ҡазыйы Ғабделхаҡ Самматовтың “Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтвә, жавап-савап, киңәшләр” китабының өсөнсө томынан алынды. Мөфтий Госман хәзрәт Исхаҡый тарафынан раҫланған. Ғүмер буйы Аллаһының изге Китабы – Ҡөръәнгә, пәйғәмбәребеҙҙең хәҙистәре – сөннәткә таянып ошо китаптарҙы баҫтырған оло хәҙрәттәргә ниндәй шик тыуыуы бар? Һеҙгә шул көйө татарсанан күсермәһен һаламын.

   Беҙҙең Урал аръяғында бындай “йола” электән булғаны юҡ. Ни эшләптер беҙҙең халыҡта әгәр китап йә яҙма ғәрәпсә яҙылған икән шуның менән эш итергә кәрәк тигән уй йөрөй. Бында шуға иғтибар итегеҙ: Төрки телендәме? Башҡорт телендәме? Әллә ғәрәпсәме? Әллә икенсе телдәме? Әллә ниндәй китаптар булыуы мөмкин: шиғырҙар, әкиәттәр, хикәйәләр һәм башҡаһы. Шул ғалимдарҙын китаптарын күсерә килә баҫмаларға өҫтәлмә аңлатмалар ингәндер.

   Аллаһ Тәғәлә Ҡөръән китабын ғына Ҡиәмәт көнөнә нөктәһенә тиклем һаҡлармын тигән. Был башҡа китаптарға ҡағылмай. Һәр ғалимдың Ҡөръән һәм сөннәттән сығып үҙ ҡарашы һәм фекере – ғалимлығы бар. Китаптары ла икенсе ғалимдарҙын китабына ҡаршы килеүе бар. Әммә улар бер Ҡөръәнгә һәм хәҙистәргә таянғандар. Ғәрәптәрҙендә беҙҙән өҫтөнлөгө юҡ. Күп дин ғалимдары ғәрәптәр түгел, ә беҙҙең яҡтан, Азия яғынан сыҡҡан кешеләр. Хатта Башҡортостандан да барып әлеге ғәрәптәргә дин белеме биреп йөрөгәндәр булған.

   Ни эшләп дүрт төп мәҙһәб бар һуң? Дингә дүрт төрлө ҡараш. Быларҙан башҡа бит тағы ла электән килгән биш-алты мәҙһәб бар түгелме? Ҡайһы бер ғалимдарҙың хеҙмәттәренә шик ҡуймайым, тик уларҙың күсермәһенә һәм заманына. Әйтәйек Пәйғәмбәребеҙгә Ҡөръән аяттары инә башлағанда боронғо ғәрәптәрҙең уй-фекере, йәшәйеше хәҙерге заман ғәрәптәренең донъяһы менән тиңме? Йәки Евангелие китабы ингәндә әлеге урыҫтарҙың теле элекке матур (староцерковный) урыҫ теленә яҡынмы? Бөгөнгө башҡортса фекерләүебеҙ элекке башҡорт йәшәйешенә тура киләме?

   Ваҡыт һәм замана үҙен итә. Бер–беребеҙгә хөрмәттә булайыҡ, иң ябай әҙәп ҡағиҙәләрен үтәйек, күберәк игелек үә изгелек ҡылайыҡ. Мин белемле тип маһайыу кәрәкмәй. Маҡтауҙа, маҡтаныуҙа шайтан ҡотортоуынан. Һеҙ оло йәшкә еткәндәр, беҙгә матур әхләҡ, әҙәп, күркәм холоҡтар күрһәтеп үҙ дәрәжәләрегеҙҙе күтәрергә тейешһегеҙ. Бөгөнгө көндә дингә ынтылған халыҡты хәҙис һәм Ҡөръән аяттары ылыҡтырмай. Улар былайҙа шул ҡанунда йәшәй тейергә була, тик үтәмәүҙәре икенсе хәл. Беҙҙең ҡылыҡтарҙы ҡарап диндән биҙмәһендәр, самаһын белеп эш итегеҙ, белгән белемегеҙ менән ғорурланғансы уны файҙалы яҡҡа ҡуланығыҙ. Бәхәстәрҙән фетнә тыуа, фетнә диндән сығара. Кеше менән булышмай, һәр кем үҙ динен тикшерһен, үҙ ғәмәл-ғибәҙҙәтәренә ҡараһын. Әлеге ваҡытта һәркем үҙен өҫтөн ҡуйырға маташа. Ғауға сығарғансы белем таратығыҙ – был һеҙҙең бурысығыҙ. Аллаһ Тәғәлә рәхмәтендә булырһығыҙ.
   Дауам итеп бәхәс ҡуптарған яуапнәмәгә (ошонда баҫ)

                                                                «Җавапнамә» кую
   Мәрхүмнәргә “Җавапнамә” кую, аны күкрәгенә куеп күмү дөресме?
   Мәктәпләрдә, институтларда укучылар, бәгъзе вакытта имтиханда шпаргалкалар кулланып, укытучыны алдыйлар. Ләкин Аллаһыны “Җавапнамә” дигән шпаргалка белән алдап булмый. Раббебыз “Йәсин” сүрәсендә: кыямәт көнендә авызларына мөһер салып эшләгән эшдәрен аяк-кулларыннам сөйләтербез, дип вәгъдә итә. Инде авыз белән сөйләп булмаганда, ниндидер кәгазь кисәгенең ярдәме булырмы? Әлбәттә, юк. Христианнарның тарихында бер хурлыклы вакыйга була: гөнаһларны киметү өчен “индульгенция” дигәң нәрсә уйлап чыгардылар. Кешене алдап акча җыяр өчен, без дә шуларга охшап калмыйк, Аллаһ сакласын!
   Икенче яктан, ул “Җавапнамә”гә аятьләр дә язалар бит әле. Аны мәет өстенә куеп, мәет таркалганда, язылган аятьләргә нәҗес тимәс, дигән ышаныч юк.
   Мөнкир вә Нәнкир сөаль алырга килгәч, әгәр кеше шул кәгазьгә карап укыса, нинди имтихан була соң ул? Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бу кыргый гадәт очрамаган. Әдәм баласы тере чагында Аллаһны Раббе дип белмәсә, Мөхәммәд Расүлуллаһны Аллаһның Пәйгамбәре итеп танымаса, теге дөньяга киткәч, әллә алдап булыр, дип уйлыймы? Инде тәкъва мөэмин булса, кальбе белән кабул иткән, инанган нәрсәләрне кәгазьгә карамыйча беләчәк.
                                                              Жавап-савап
                                                              «Жауапнамә»
   Безнең инәйләр элек вакытта “Җавапнамә” турында сөйлиләр иде. Аны мәетнең күкрәк өстенә куя торган булганнар. Шуны аңлатсагыз икән?
   Бу ни дигән сүз яки нәрсә ул? Җаваплар язылган кәгазь ул, ягъни “шпаргалка”. Кешенең тәненнән җаны аерылуны “үлүе” диләр. Ләкин кеше үлми. Моны дөрес итеп аңлаганда, үзбәк-кыргызлар әйткәнчә, “кайтып китте”, диеп була. Кеше ике заттан (өлештән) тора: берсе — җан (рух), икенчесе — тән. Менә шул ике зат бергә яшәүне “тере”, диләр. Аерылсалар, үлгән була. Менә шул аякта йөри, сөйләшә белә торган кеше дип аталган затны Аллаһ Тәгалә дөньядагы бөтен нәрсәләрдән файдаланырлык итеп, гакылны башка хайваннардан артыграк кыйлып яралтты. Аңа табигатьтәге нәрсәләрне икенче хәлгә китерерлек хокук бирде. Мәсәлән: агач, тимер, мамык һ.б.лардан, күрәсез, ниләр генә эшләмибез. Ләкин моны без үз булдыклылыгыбыз белән түгел, Аллаһ Тәгалә белән шулай эшлибез. Коръәндә “Бәкара” сүрәсендә: “Әдәмгә Раббебыз дөньядагы барлык нәрсәләрне исемнәренә кадәр белдерде”, диелгән. Каләм ясап уку-язу гыйлеме белдерде. “Галәкь” сүрәсендә: “Укы, Раббең — хөрмәтледер, барча заттан да олугтыр, Ул шундаен заттыр: сине каләм белән язу язып, гыйлем алырга һәм әдәм белмәгән нәрсәләрне өйрәнергә белдерде”, дип әйтелә. Менә шундый өстенлекләр биреп, шул табигатькә хуҗа кыйлды, хәлифә-идарәче итте һәм әдәм дәрәҗәсе белән яшәргә кушты.
   Әдәм дәрәҗәсенә ирешер өчен аның юлларын пәйгамбәрләр (илчеләр) аша ирештерде. Шушы табигатьне һәм, әдәм (кеше), сине, җанлы-җансыз, татлы һәм татсыз һ.б.ларны юктан бар итүче һәм тәрбия кылучы шул бер Аллаһ һәм аның һич тиңдәше юк, бөтен дөньядагы хәлләрне күреп- белеп тора. Бу тереклектән соң да яңадан икенче мәртәбә тергезәчәк, һәм бу дөньяда кылган, ашаган-эчкән, сөйләгән- сулаганнарның һәрберсенә тиешле бәһасен бирә торган сөаль көне, җәннәт-җәһәннәм булачагын искәртеп, иман китерүне, пәйгамбәрләре аркылы Үзе өйрәткән шәригать кануны белән яшәүне катгый бурыч итеп куйды. Менә шуларга ышану иман диелә. Иман кайчан дөрес була соң? Җавап: балигъ булган бәндә иман сүрәләрен, үз ихтыяры белән, теле белән әйтергә һәм шуңа кальбеннән риза булып кабул итәргә тиеш. Әнә шулай иман китергән кеше “мөэмин” дип атала. Шул кешенең бөтен кылган яхшылыклары ахирәттә (икенче тереклектә) җәһәннәмнән котылырга ярдәм итә. Иңде моның киресен, ягъни бу хәлләрнең булачагына ышанмаса, шул кеше кяфер була. Бу кешенең кылган яхшылыклары ахирәттә һич файда бирми.
   Иңде “Җавапнамә”гә килгәндә, әгәр дә кеше менә шушы язганнарга ышанып, иманлы булып, Аллаһ кушканча яшәп үлгән булса, аңарга күкрәгенә “Җавапнамә” куюның кирәге бармы соң? Әлбәттә, юк.
   Ә инде бу хәлләрнең булачагына ышанмыйча, имансыз (кяфер) булса, аның күкрәгенә гарәп хәрефләре белән язылган “Җавапнамә” куюда ни хикмәт бар! Юк инде, газиз кардәшләр, әйдәгез, һәрберебез үзебезне-үзебез коткарырга тырышыйк. Татар булып кына кеше мөселман була алмый. Үлгән гәүдәгә икенче кешеләр куйган “шпаргалка” да файда бирмәс, әгәр үзебез иман китереп, шәригать хөкемнәре белән яшәмәсәк.
   Әйе, кеше үлгәч, иң әүвәл — иман, аннан соң намаз укыдыңмы, дип сорала, дигән хәдисе бар Пәйгамбәребезнең. Һәркайсыбызга Аллаһ Раббебыз камил гакылларыбызны сәламәт кылып, Хак мөэмин булып хозурына кайтуны насыйп итсә иде.