Татарса мөнәжәттәр

     Мөнәжәт — (ғәрәпсәнән) яңғыҙлыҡта үҙ-үҙең менән һөйләшеү, Аллаһы Тәғәләгә мөрәжәғәт итеү, ярлыҡауҙы һорау тигән мәғәнәне аңлата: дини-интим эстәлектәге әҫәр... Мөнәжәттәрҙең барлыҡ төркөмдәре өсөн дә, саф дини мөнәжәттәрҙән ҡала, хас булған төп сифат — ул да булһа фәжиғәлек (трагизм). Ул барлыҡ төркөмдәр өсөн дә уртаҡ сифат. Фәжиғә тулы мөнәжәттәрҙе барлыҡҡа килтереүсе сәбәптәр кешенең ғүмер юлында йыш тыуа. Боронғо сығанаҡтарҙы, уртаҡ параллелдәрҙе, үҙ-ара оҡшаш булған жанрҙарҙы эҙләү, төрки халыҡтарҙың илау-һыҡтауҙарына килтерә. Бындай олоу-һыҡтауҙар төрки халыҡтарҙың яҙма ядкәрҙәрендә мәңгеләштерелгән.
     Бына шулай тип башлана «Мөнәжәтләр» китабы. Мөхәррире Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт. Аҫта ошо мөнәжәттәрҙең бер өлөшөн татар телендә тәржемәһеҙ ҡуйҙым.



     Менә шундый заман җитәр
(I вариант)

Ата-анага хөрмәт бетәр,
Балалардан шәфкать китәр,
Туганнардан рәхим китәр –
Менә шундый заман җитәр.

Дин гыйлемен уку бетәр,
Мәҗлесләрне вәйран итәр,
Галимнәрдән чалма китәр –
Менә шундый заман җитәр.

Ир балада гайрәт бетәр,
Хатын-кыздан хәя китәр,
Балалардан өмет бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр,
Эче тулы җиһаз булыр,
Дин дөньясы бозык булыр –
Менә шундый заман килер.

Галимнәре вәгазь сөйләр,
Кайберләре гайбәт сөйләр,
Адәм хәвеф белән үлер –
Менә шундый заман җитәр.

Атасыз бала күбәер,
Фахишлек, зина күп булыр,
Мәчетләрдә уен булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Гөнаһны һич тә белмәсләр,
Биш вакыт намаз кылмаслар
Заман каһәрен белмәсләр –
Менә шундый заман җитәр.

Фәкыйрь булса бирә алмас,
Ару булса күрә алмас,
Теле гаеп сөйләп армас –
Менә шундый заман җитәр.

Шундый дөньяга алданып,
Гомерләре үтеп китәр,
Әҗәл вакыты килеп җитәр –
Менә шундый заман җитәр.

Дөньялыкта ямьнәр бетәр,
Халык китәр уңга-сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар,
Бихисап мал булыр кулда.

Зур-зур биналар салырлар,
Ашыгып анда барырлар,
Эчендә гауга корырлар –
Менә шундый заман җитәр.

Ир-хатыннар хәмер эчәр,
Төрле уеннар корырлар,
Ислам динен онытырлар –
Менә шундый заман җитәр.

Кяфер кием киярләр,
Мине курсеннәр диярләр,
Тәгамнең барын җыярлар –
Менә шундый заман җитәр.

Базарлар да очсызланыр,
Яңгырлар да сирәк явар,
Хәрам ашаулар күп булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Халык әһле көчсез булыр,
Хәйләкәр адәм күп булыр,
Дин иясе гаҗиз булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Балалары түрә булыр,
Хатыннары солтан булыр,
Һәм ирләре коллар булыр –
Менә шундый заман җитәр.

     Бу эшләргә хәйран калам

Шәһәрләрдә, авылларда нур калмады,
Адәмнәрдә әдәп-инсаф беткәнгәме?
Арабызда җәбер-золым бик кубәйде
Рәсүлебез сүзе китеп беткәнгәме?

Галимнәрнең кадере бетте, һич калмады,
Гыйлем белән гамәл кылмый йөргәнгәме?
Вәгазьләре бәндәләрне әсәр итми,
Динен тотмый, ялгыш юлда йөргәнгәме?

Арабызда хөсед-кинә бик күбәйде,
Мөселманлык галәмәте беткәнгәме?
Тәнебездән сихәт китте, сырхау килде —
Ңамаз, руза, госел куеп йөргәнгәме?

Ризыкларның бәрәкәте кая китте!
Хәер, ихсан, садакалар беткәнгәме?
Хәер, ихсан кыйлсалар да, малы артмый —
Кәсепләре хәрам булып беткәнгәме?

Ир-хатыннар нигә тыныч торалмыйлар –
Араларда никахлары беткәнгәме?
Ирләрендә нәрсә өчен гайрәт беткән –
Чәч үстереп, хатын булып беткәнгәме?

Балалар да ата-анага буйсынмыйлар –
Исерек чакта «бисмилла»сыз булгангамы?
Ашаганда «бисмилла» дип әйтә белми —
Бөтенләй үк шайтан булып беткәнгәме?

Өйгә керсәм, тышка чыксам ямь табалмыйм –
Күңелләрдә фикер төрле булгангамы?
Бу эшләргә торган саен хәйран булам –
Әллә инде ахырзаман җиткәнгәме?

Бу заманда нәсыйхәтләр гел сөйләнми,
Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы?
Төрле-төрле вәгазьләр дә ишетелми –
Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы?

     Синең биш асылың

Кеше өчен иң әвәле — намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән,
Гакылызда тәуфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк;
Ялганга ант итеп барын сатыр, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе — әдәп, дигән,
Әдәп — көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән,
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе — күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәме дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе — сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табыр, дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

     Олугланма

Олугланма дөньяның байлыгына,
Горурланма йөзеңнең айлыгына.
Дөнья малы бетә торган кырау тик,
Матурлыклар уңа торган буяу тик.
Яшь гомерләр
чылтырап аккан чишмә тик,
Карыйлыклар киләдер йөгерек ат тик.
Үлем курыкмас дөньяның байлыгыннан,
Сөаль кыйлмас йөзеңнең айлыгыннан.
Дөнья малы ләхеттә файда бирмәс,
Ләхетләр тар, кузләргә йокы кермәс.
Дөнья малы кабердә юлдаш булмас,
Анда киткәч, кире кайтулар булмас.

     Уза гомер
Мөнәҗәтләр укыйм әле,
             тыңласагыз күңел салып.
Узган гомерләрне уйлап
             утырам хәйранга калып?

Бу агачлар бөгелә икән,
             ботаклары кая икән,
Бу агачлар минем кебек
             сагынып-саргая микән?

Бу агачлар яфракларын
             салкын җилләр коя микән,
Минем йөземнең нурларын
             сагынулар җуя микән?

Әй, туганнар, беләсезме,
             уза гомер, сизәсезме,
Бу гомерләр үткәннән соң
             ни буласын беләсезме?

Бу гомерләр үтеп китәр,
             әҗәл вакытлары җитәр,
Бу гомернең үтәрләре
             барыбер бер килеп җитәр.

     Исмәле, җил!..

Исмәле, җил, коймале,
             җил, яшьлегемнең чәчәген,
Яшь вакытта ник әйтмәдең
             карыйлык киләчәген?

Картайтасың бар кешене,
            ал чәчәген коясың.
Ал чәчәген коясың да
            сары чәчәк куясың.

Яшь вакытта гел көтәсең,
            менә рәхәт җитәр дип,
Күңелгә дә китермисең
            картлык килеп җитәр дип.

Исмәле, җил, туктале син,
            бераз гына сабыр ит,
Миңа килгән карыйлыкны,
            мөмкин булса, алып кит.

Уздылар шул бер-бер артлы,
            калды артта ямьнәрем.
Төште тешләр, бетте итләр,
            җыерчыкланды тәннәрем.

Стенада сәгать йөри,
            нәрсә дип ул келт итә;
Гомеребезнең бер төймәсен
            «келт» итеп ул юк итә!

     Узды яшь гомер

И син, картлыгым, ник иртә килдең,
Мин картайганны син кайдан белдең?

Яшь вакытларым, кая киттең син,
Картайтып мине ямьсез иттең син.

Алсу йөзләрнең нуры китә икән,
Яшьлек гомерләр бик тиз үтә икән.

Яшьлек чәчәгем өзелеп кипте,
Искән җил кебек исте дә китте.

Күңелле икән яшьлек чагында,
Әйләнеп кайтмый тик ул тагын да.

Ул вакытларны, әй, бер күрергә!
Төштә күргән күк калды күңелдә.

Картлык хәлләре ямансу икән,
Тиз килеп җитте — агым су икән.

Бу чәчләремә нигә ак төшә,
Яшьлегем белән картлык тартыша.

Картлык көчле икән, яшьлекне җиңде,
И син, яшьлегем, китәсең инде.

Йоклый алмыйча чыгам төннәрдә,
Кадерсез калмыйк картлык көннәрдә.

Бер картайгачтын ямьнәр тапмыйсың,
Ашыкма, гомер, кире кайтмыйсың.

Авыр тормышлар уздылар куптән,
Бу яшь гомерне курмәмен бүтән.

Иртә торгачтын кичләрне көтәм,
Китте яшь гомер, килмәм дип бүтән.

Язулар язып куямын бөкләп,
Китте яшь гомер кулларын селтәп.

Мәңгелек йортка барып җитәрбез,
Тапкан малларны ташлап китәрбез.

Кемнәр тумаган, кемнәр булмаган,
Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.

     Фирак көне

Алтын нисар, ак энҗене
                    ал ефәккә тезмәк кирәк.
Үлем ачысы ачы диләр,
                    ни хәл белән түзмәк кирәк.

Җаныбыз тәндин аерылгач,
                    ҡарап торырлар тезелеп,
Сөягем ятар сузылып,
                    еглаучым калыр өзелеп.

Зәгъфран кебек саргаер,
                   боздин салкын булыр тәнем.
Тәнемдин китәр җаннарым,
                   ерак торыр якыннарым.

Үлде диеп елашырлар,
                   малың калса өләшерләр,
Җеназама ябышырлар,
                  фирак көне булыр бер көн.

Кабер дигән мәкам сарай,
                  ишеге юк — кереп булмый.
Аңа кергән кешеләрнең
                  хәлләрени белеп булмый.

Ничә еллар аша кичте,
                  ничә нигъмәт аша утте.
Ак атластан туннар киде,
                  ахыры кәфен кияр инсан.

     Якты дөньяны куреп туймадым

Әҗәл ширбәтен беркөн эчәрмен,
Якты дөньядан беркөн күчәрмен.

Әҗәлем җитәр, тыннарым бетәр,
Йәсин укырга вакытлар җитәр.

Укый алмамын, бетәр сулышым,
Артымнан калсын дога кылучым.

Газраил килер, җанымны алыр,
Кызыл йөзләрем саргаеп калыр.

Якты дөньяны ташлап китәрмен,
Караңгы гүрдә ни хәл итәрмен.

Караңгы гүрдә калыр бу башым.
Ак фәрештәләр булсын юлдашым.

Мөшкел хәл икән җанны бирүе,
Авыр хәл икән гүргә керүе.

Зифа буемны үлчәп алырлар.
Караңгы гүргә илтеп салырлар.

Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз,
Кире кайталмам, ашыктырмагыз. 

Ерак җирләрдән дуслар килгәннәр,
Карап калсыннар якын күргәннәр.

Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз.
Бик елашмагыз, зинһар, чыдагыз.

Тордым дөньяда бераз вакытлар,
Салкын туфрактан безгә ястыклар.

Бу ят җирләргә кемнәр китергән,
Безгә йортларны кемнәр җиткергән.

Иптәш калмаган, түшәк җәймәгән,
Кәфен сарылган ак бүз җәймәдән.

Каберләремне киңрәк казыгыз,
Ак таш утыртып исемем языгыз.

Каберем өстенә чардак корыгыз,
Агач утыртып нурландырыгыз.

Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын,
Рухым шат булсын, догалар барсын.

Нисар — тәңкә (алтын тәңкә, көмеш тәңкә).
Зәгъфран — чәчәге сары буяу матдәсенә бай булган үсемлек.
Мәкам — тора торган урын.

     Үлем угы атар туры

Үлем дигән ачы агу,
Берәү дә татымый калмас;
Үлем угы атар туры,
Берәү дә котыла алмас.

Бу кадерле бала, дими,
Атасы-анасы кала дими,
Гомере буе яна дими,
Бәгырьгә ут каба дими.

Чәчәк вакытың әле дими,
Яшәр вакытың әле дими,
Газиз җаннан якын күргән
Ярың кала синең дими.

Бу яхшы, бу яман дими,
Моның эше тәмам дими,
Берәүләр тилмереп көтсә,
Ашыгып алмага килми.

Бу мосафир икән дими,
Танышы бар микән дими,
Чит илләрдә ялгыз үлсә,
Нихәл итәр икән дими.

Берәүгә дә киңәш кыйлмас,
Бу карт, бу яшь диеп тормас,
Көтеп тормас чакырганны,
Алып китәр үлем хәле.

Пәйгамбәрләр дә калмаган,
Даһилар котыла алмаган,
Табип дәва табалмаган,
Гаҗәп хәл бу үлем хәле.

Батырлардан идерә баш,
Патшалардан койдыра яшь,
Коткаралмас орыш-талаш,
Алып китәр үлем хәле.

Бу дөньяга килеп киткән
Адәмнәрнең хисабы юк;
Үлемгә баш идермәскә
Бу дөньяның китабы юк.

Бу кирәкле кеше дими,
Күп эшләсе эше дими,
Шуның өчен бик күпләрнең,
Түгелә күз яше дими.

Акылларны кыйла хәйран,
Өметләрне кыйла вәйран,
Дәва табалмый һичкайдан,
Алып китәр үлем хәле.

Бәгырьләрне кәбаб итәр.
Тормышларны харап итәр,
Барыңны да алып китәр,
Авыр хәл бу үлем хәле.

Ходайның фәрманы булса,
Сулар сулышлары бетсә,
Үзенә-үзе сәбәп итә,
Үлем килеп алып китә.

Гамәл кыл син, әй, карендәш,
Гамәл булыр синең юлдаш;
Бу үлемдин котылмас баш,
Бу үлем шундаен бер хәл.

Илаһым насыйп иткел
Нәгыйм дигән җәннәтеңне;
Фәрештәләр каршы алсын
Пәйгамбәрләр сөбхәтенә.

Җәннәтеңне насыйп әйлә
Рәсүлүллаһ өммәтенә;
Әй, Илаһым, бәнем йөзем
Иман нуры белән тулсын.

Үләрбез без, үләрбез без,
Бу улемдин котылмак юк;
Йә, Илаһым, гөнаһым куп,
Гафу кылгыл Тәгаләллаһ.

Үлем безгә күренеп килми,
Дәхи алдан хәбәр бирми,
Әҗәл вакыты килеп җитсә,
Үлемдин һич качып булмый.

Уйла, бәндә, үләсеңне,
Кара җиргә керәсеңне,
Кара җир астына кергәч,
Ни җаваплар бирәсеңне.

Кабахәтле телең булса,
Шайтан иманыңны алыр;
Иман дигән шәриф нәрсә –
Саклаулары бигрәк авыр.

Намаздыр эшнең терәге,
Намаз ахирәт бүләге.
Намаз кыйлган бәндәләрнең
Утта янмастыр сөяге.

Намаз укыйк, руза тотыйк,
Ходаем савабын бирер;
Кыямәт көн гамәлебез
Безгә каршы килеп торыр.

Руза тоткан бәндәләрнең
Кыямәттә йөзе актыр;
Ихлас белән тоткан булса,
Барча гөнаһлардан пакьтыр

Гамәлләр килмәсен сулдан,
Ходаем, саклагыл шундин;
Аермагыл тугры юлдан,
Рәхим кыйлса иде мәүләм.

Ялгыз гүрләргә керербез,
Яныбызда булмас кеше.
«Лә иләһә иләллаһы» —
Булыр иптәш безгә шушы.

Әй, Ходаем, насыйп итмә
Тамугыңның газапларын;
Кыямәт көн насыйп иткел
Безгә кәүсәр шәрәбләрен.

Бисмиллаһи бер Ходаем
Җиңел кыйлгыл хисабымны;
Кыямәт көне булганда
Уң яктан бир китабымны.

Әй, Ходаем, кыйламын
Синең өчен гыйбадәтләр;
Кыямәт көн кыйлырсыңмы
Минем өчен Шәфәгатьләр.

Каберләрдин кубарганда
Җиңел булсын сөальләрем;
Сөальләрем җиңел булып
Җәннәт булсын урыннарым.

Мәхшәр көнне мизаннарда
Үлчәнер көнебез булыр;
Укый белмәгән адәм дә
Үз намәсен укый белер.

Элек килгән пәйгамбәрләр
Өммәтләрен искә алмас;
Шул вакытта Рәсулуллаһ
Өммәтем дип телдән салмас.

Рәсулуллаһ сорар безне
Өммәтемне ярлыка дип;
Яна торган тәмугта
Өммәтемне калдырма дип.

Тәмугың газапларындин
Азат кыйлгыл төннәремне;
Шәһидләрнең җаны белән
Бергә кыйлгыл җаннарымны.

Туңдыра гур туфрагы;
Көйдерә тәмуг утлары,
Әй, Ходаем, асан кичер
Сират купере аркылы.

Әй, Ходаем, насыйп итмә
Тәмугның газапларын;
Кыямәттә насыйп иткел
Безгә Кәусәр шәрәбләрен.

Ходавәндәм дияр анда
Ярлыкадым өммәтеңне;
Җә Хәбибем, синең хакта
Яхшыладым җәннәтеңне.

Өммәт — диндәшләр. Кәүсәр оҗмахтагы чишмә.

     И, дөнья...
Нәйләрдән сада ямлигь та кем качар,
Камуга бер үлем сәгате уңар...
Күрәмен дөньяны, вәйранә бары, —
Һәмишә бакый ирмәс, юк карары.
     Тәрҗемәсе:
Курайлардан ямьле тавыш килгән шикелле
Бар кешегә дә үлем сәгате җитәчәк...
Күрәмен — дөнья вәйран булган бары,
Кем дә мәңге калмас, юк карары.

     Исәр җилләр...
Исәр җилләр, кызыл гөлләр...
Мосафирдыр җөмлә коллар.
Вакыт җитсә, кызыл гөлләр
Сулар беркөн, сулар беркөн...

Кызыл гөлләр булса иде,
Сачәген коймаса иде.
Бери — үлем, бери — фирак,
Шул икәү булмаса иде.

     Их, син картлыгым...

Их, син картлыгым, ник иртә килдең.
Мин картайганны син каян белдең?

Яшь вакытларым, кая киттең син:
Мине картайтып, ямьсез иттең син.

Яшьлек вакытлар тиз үтә икән,
Алсу йөзләрне саргайта икән.

Кат-кат кисәк тә, туңып йөрибез,
Юеш тоз кебек җебеп йөрибез.

Ятсак-торсак та аһ-ваһ киләбез,
Карт аю сыман торып китәбез.

Картлык хәлләре күңелсез икән,
Көтми йөрсәң дә тиз килә икән.

Яшьлек вакытта дөнья алдады:
Авыз эчендә теш тә калмады.

Яшь вакытымның кадерен белмәдем,
Картлык киләсен көтеп йөрмәдем.

Яшьлек вакытлар һаман уемда,
Уйламадым мин картлык турында.

Көтмәгән картлык тиз килеп җитте,
Күзләр йомылыр вакытлар җитте.

Бу картлык килеп миңа бәйләнде,
Кара чәчләрем акка әйләнде.

Фани дөньялар шулай алдады,
Күреп йөрерлек күзләр калмады.

Картайган саен йөзләр саргая,
Гомерләр бара үлемгә таба.

Карт-карчыкларны яшьләр яратмый,
Үзең ташлама безне, йа Рабби.

Яшь вакытларым — иң матур чагым,
Кире әйләнеп килмәссез тагын.

Әҗәл авыруын күрми калмабыз,
Якты дөньядан күчми калмабыз.

Үлем сырхавы авыр, туганнар,
Авыр булса да чыгадыр җаннар.

     Бу гомерләр

Бу гомерләр искән җил тик,
Бу гомерләр аккан су тик,
Күренмәс безгә беркөн тик,
Хәтергә алаек, дуслар.

Мөкаддәргә язылганнар
Ниләр күрми газиз башлар,
Мәгәр дәрья булыр иде
Бу күздән түгелгән яшьләр.

Кеше хәлен кеше белми,
Янар бәгырем — уты сүнми,
Бу кайгыдан кеше үлми,
Бирешмәсә әҗәлләргә.

     Газиз гомерләрнең кадерен белмәдем
Газиз гомеремнең кадерен белмәдем,
Дөньяны кудым, рәхәт күрмәдем.
Дөнья малыннан туя алмадым,
Әҗәл килерен һич уйламадым.
Әҗәл чирләре килә кинәттән,
Калмак юк инде алай итмәктән.
Чирләп ятармын түшәкне буйлап,
Терелермен дип күңелемнән уйлап.
Дусларым килер хәлем белергә,
Дога кылырлар миңа терелергә.
Миңа килгәндә әҗәл хастасы
Ачык булса иде җәннәт капкасы.
Дуслар килерләр, үлчәп алырлар
Кабер казырга җыелып барырлар.
«Бисмилла» белән каберем ачарлар,
Туфрагын читкә алып ташларлар.
Картлар килерләр, сәлам бирерләр
Каберем нурлы булсын диярләр.
Казып бетергәч үлчәү салырлар,
Бер янга кереп ләхет алырлар.
Ләхет башлагач картлар китәрләр,
Якын дусларым юа башларлар.
Юып бетергәч кәфен сарырлар
Бәземне ачып карап калырлар.
Картлар килерләр, алып чыгарлар,
Тәһлил әйтеп дога кылырлар.
Килгән картларны каршы алыгыз
Садака биреп озатып калыгыз.
Җыйган малларым, хәләл мал микән,
Садака бирергә малым бар микән?
Начарлыгымны искә алмагыз,
Кеше хакына һич кагылмагыз.
Дөнья җәзасын бик күп үткәрдем,
Ахирәт хәлен ничек үтәрмен.
Үтә алмасам эшләрем харап,
Раббым, насыйп ит иң аңсат җавап.
Илтерсез мине күтәреп алып,
Каберем янына куярсыз салып.
Ләхетләремә өчәү төшегез,
Гөнаһларым куп, җитмәс көчегез.
Күмеп куйгачтын Коръән укырсыз,
Минем рухыма дога кылырсыз.
Уйлап карагыз, гыйбрәт алыгыз,
Бервакыт шулай ялгыз калырсыз.
Гафил булмагыз — бу көн киләчәк,
Әҗәл чирләре алып китәчәк;
Актык сүзләрем сезләргә язам,
Дога кышыгыз, итәмен тәмам.

     Әҗәлләргә дәвалар юк...

Оча торган кошлар кеби һаваларда йөзсәң иде.
Кереп җәннәт сараена дидарыңны күрсәң иде.
Барыр җирем — кара туфрак, ятар җирем — кызыл балчык,
Кыямәт көне булганда йөземне кыйл, Раббым, ачык.
Әҗәлләргә дәвалар юк, әҗәлләргә гозерләр юк,
Бакый иман белән үтсәк, булыр эшләребез бөек.
Ата-аналарыбыз дин аерадыр ачы үлем,
Ходаем рәхмәтен салса, якты булыр бәнем гүрем.
Кәүсәр дигән елгалардин суларыңны эчерсәнә,
Яшеннәр яшьнәгән кеби сиратыңдин кичерсәнә.
Бу дөнья да бездән калыр, кара туфрак чорнап алыр,
Кара туфрак астында кол кузен ачса, хәйран калыр.
Бер Ходаем, сабыр әйлә, теләгебезне кабул әйлә,
Фирдәвесы җәннәтеңне барчабызга насыйп әйлә.

Дидарыңны — йөзеңне.
Бакый — мәңгелек.
Кәүсәр — җәннәттәге елга исме.
Фирдәвеси җәннәт — җәннәт бакчасы.

     Аһ, дәрига

Аһ, дәрига, гомер үтте — беләлмәдем,
Ихлас белән хакка коллык кылалмадым.
Ахры беркөн хәзрәтемә баралмадым,
Инде белдем: хәсрәт миңа төште, дуслар.

Аһ, дәрига, гомер үтте, тоймый калдым,
Бу дөньяда малны җыеп кулыма алдым,
Дөнья куып дин эшене артка салдым, —
Бу дөньяны ярты акчага саткым килер.

Әле мин яшь торырмын дип әйтер идем,
Һәрнә хасыйл булса, аз дип торыр идем,
Төрле-төрле дәгъвалы эшләр кыйлыр идем,

Инде белдем: мин әйткәннәр булмас икән!
«Дөнья — минем милкем» дигән солтаннарга,
Залим булып кеше малын җыйганнарга,
Гыйш-гыйшрәт берлән мәшгуль булганнарга
Үлем килсә, бере вафа кыйлмас ирмеш.

Гакыл ирсәң, гурестаннан гыйбрәт алгыл,
Мин һәм шунда барырмын дип еглап йөргел,
Мәуте каблә әт-тәмугка гамәл кыйлгыл
Бу җирләрдә улмәс борын дога кылыйк!

Руза тотып, намаз укып тәубә кыйлгыл,
Хәзрәт булса, аның сари йөри торгыл;
Чын дәрвишләр тагатларын пинһан кыйлур,
Кәси курсен өчен гамәл кыйлмаң, дуслар.

Дәрвиш булсаң, тагат кыйлгыл, кыйлма рия,
Һәр төштә намаз кыйлсаң, Аллаһ курә,
Ялган дәрвиш кайда барса, ризкы һава –
Гадел патша тагатларын гыйсъян кыйлур.
Дәрига — ни үкенеч, ни аяныч.
Һәрнә — барысы да, бөтенесе дә, һәрнәрсә.
Хасыйл — бар булу, барлыкка килү.
Дәгъвалы — гаепле, ярамас, бәхәсле.
Милкем — байлыгым.
Залим — җәберләүче, тәкатьсез кеше.
Гыйш-гыйшрәт-ашап-эчеп, кәефләнеп вакыт уздыру.
Вафа кыйлмас — сүзендә тормас, ярдәм итмәс.
Гакыл ирсәң — акыллы булсаң, акылың булса.
Мәүте каблә — үлмәстән борын, үлгәнчегә кадәр.
Тагатларын — буйсынуларын.
Пинһан кыйлур — яшерер.
Кәси — кеше, кемдер, кем дә булса.
Тагат кыйлгыл — буйсын, тыңла.
Рия — кылану, икейөзле булу.
Гыйсъян — карышу, буйсынмау, баш тарту.

     Барасы җирнең сәфәре ерак

Караңгы гүргә, каты балчыкка,
Барабыз беркөн мәңгелек йортка,
Мәңгелек йортка килдең диярләр,
Нинди гамәлләр кыйлдың диярләр,
Барасы җирнең сәфәре ерак,
Баргач кайтулары булмас әлфирак.
Шул чакта, Раббым, җавап бирсәмче,
Җәннәт нурларын тизрәк күрсәмче.

     Әй, картлык көнем...

Әй, картлык көнем, бик ямьсез иттең,
Матур яшь вакыт, син кая киттең.

Йөгереп йөрүләр барсы да кала,
Әкрен йөреп тә аяклар тала.

Чәчем агарды, төште тешләрем,
Башым әйләнә, бетте көчләрем.

Чәчне буятып яшьлек киләлми,
Беткән саулыкны кем дә биралмый.

Яшь вакытым уйлап, күңелем тула,
Шатлыклы вакыт яшь чакта була.

Матур оныклар «әбкәем» дияр,
Яшь вакытларым алдыма килә.

Күздән нур сүнгәч, күрә алмыйлар,
Аркаң бөкрәйгәч, төзәтә алмыйлар.

Дуслар, яшь чакта эшләү кадерле:
Кайтарып булмый узган гомерне.

Тәүбә кылыгыз, руза тотыгыз,
Үлем хәлләрен истә тотыгыз.

Квартир, дачалар, байлык, балалар –
Алар барысы да үлгәч калалар.

Кылган гыйбадәт, изге абадәт –
Үзегез белән бергә баралар.

     Ни кылар инде җаннарым?

Каберләрнең эче тардыр,
Ничек тын алырбыз микән?
Җавап бирергә торганда,
Ничек кузгалырбыз микән?

Бу кабернең эче тардыр,
Бик каты сусармын инде.
Хәзерләгән суларым юк,
Кайдин су алырмын инде.

Бу кабернең эче каты –
Түшәк хәзерли алмадым.
Түшәк кирәк, чыра кирәк
Дигәнне аңлый алмадым.

Яранларым куеп киткәч,
Гззиз җаным күрә инде;
Күземне ачып җибәрсәм,
Йөрәгем ярылыр инде.

Газиз җанымны алганда
Иманымдин аермачы.
Сират күперен кичкәндә
Аягымны тайдырмачы.

Бу кабернең эчләрендә
Суыксыр инде тәннәрем;
Сорау-сөальләр алганда
Ни Кылыр инде җаннарым

Йә, дустым, димәдекме,
Үләсеңне белмәдеңме,
Караңгы, тар ләхетләргә
Барасыңны белмәдеңме?

     Ахирәткә барган чакта

Җан ачылыгын белдем мин,
Газраил җан алган чакта,
Бик күп мазалар күрдем мин
Ахирәткә барган чакта.

Өемнән алып киттеләр,
Каберләргә җиттеләр;
Ләхетемә куйдылар да,
Туфрак өеп киттеләр.

Күземне ачып карасам,
Дүрт ягымда да туфрак,
Нәнкир, Мәнкир каршымда
Җаваплар бирәм калтырап.

Тәмугының төтене кара –
Гөнаһлы коллары яна.
Рәсүлүллаһ пырак (Бурак) менгән
Өммәтләрен эзләп бара.

Елан килер авыз ачып,
Тубал-тубал утын чәчеп;
Хакның хәбибе булмаса,
Һичкем котылалмас качып. 

     Без – әрвахлардан гыйбрәт алыгыз

Тәнем сыкрана, хәлем бик авыр –
Белүчеләр юк, Ходам беләдер.

Җәйләргә чыксам, йөрер күк тоям,
Хуш исләр керсә, терелер күк тоям.

Тыннарым бетте, күкрәкләр кипте,
Йәсин укырга вакытлар җитте.

Җаным чыкканда йәсин укыгыз,
Йәсин укыгач, чыксын җаныбыз.

Күзләр йомылган, сары коелган,
Бер дә сөйләшми телләр тыелган.

Тәннәрем зәгыйфь — каты юмагыз,
Кире кайтмыймын, ашыктырмагыз.

Зифа буемны үлчәп алырлар
Юып пакьләгәч, кәфен сарырлар.

Хушландырыгыз зифа буйларым,
Якты дөньяда азаккы туйларым.

Йорттан чыкканда ашыктырмагыз,
Бик җыламагыз, зинһар чыдагыз.

Каберләремне киңрәк казыгыз,
Ак таш утыртып исемем языгыз.

Коймалар коеп куандырыгыз,
Агач утыртып нурландырыгыз.

Яфраклар ярса, кошлар сайраса,
Рухым шатланыр, догалар барса.

Каберем өстенә үләннәр үссен,
Каберем эченә нурлар чәчелсен.

Юктыр уйларым, бетте фәһемем,
Куеп киткәннәр юрган кәфенем.

Кабердә ятам йоклаган кебек,
Уянып китсәм, кара тән кебек.

Уйлап ятамын чыгып китәргә,
Чыгып булмый бит — нихәл итәргә.

Бу ялгыз йортка кемнәр китергән,
Тәрәзәсе юк, кемнәр җиткергән?

Ишек куймаган, яңак юнмаган,
Кызыл буяуга кемнәр буяган?

Дөньяда тордым бик аз вакытлар,
Балчыктан безгә йомшак ястыклар.

Яшь вакытымда гамәл кыйлмадым,
Юлдаш ит, Ходай, тугры иманым.

Изге китапны укып калыгыз,
Бер — әрвахлардан гыйбрәт алыгыз.     



     Менә шундый заман җитәр
(II вариант)

Дөньяда иман бетәр,
халык карар уңга-сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар
маллары куп булганга.

Ата-анада хәят бетәр,
балаларда шәфкать бетәр,
Туганнардан рәхим бетәр,
менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр,
эче тулы зиннәт булыр,
Дөньясы бозык булыр,
менә шундый заман җитәр.

Зур-зур биналар салырлар,
ашыгып аңа барырлар,
Эчеп гауга кубарырлар,
менә шундый заман җитәр.

Яшәүләре нәүбәт белән,
хезмәтләре сәгать белән,
Ризыклары үлчәү белән,
менә шундый заман җитәр.

Яхшыларга юл ачмаслар,
яманнарга сүз катмаслар,
Ахирәт, дип һич әйтмәсләр,
менә шундый заман җитәр.

Машиналар чабып торыр,
кайберләре авып торыр,
Халыклары үлеп торыр,
менә шундый заман җитәр.

Ата-ана карап торыр,
балалары хөкем итәр,
Ни булғанын һичкем белмәс,
менә шундый заман җитәр.

Үз туганын танымаслар,
хәлен барып сорамаслар,
Чит кешене дус күрерләр,
менә шундый заман җитәр.

Җаннары һич тыныч булмас,
тәннәрендә сихәт булмас,
Кайда нишләрен белмәс,
менә шундый заман җитәр.

     Менә шундый заман җитәр
(III вариант)

Укулары нәүбәт белән,
Хезмәтләре сәгать белән,
Ризыклары үлчәү белән –
Менә шундый заман җитәр.

Тәннәре һич сәламәт булмас,
Җаннары һич тыныч булмас,
Кайдан килгәнен белмәсләр –
Менә шундый заман җитәр.

Бала-чага барыр алдан,
Хаклык бетәр, тулар ялган,
Гәвам халкы бары да азган –
Менә шундый заман җитәр.

Дөньялардан ямьнәр китәр,
Бәндәләрдән хәя китәр,
Балалардан рәхим бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Ата-анага гыйззәт бетәр,
Балалардан шәфкать китәр,
Туганнардан рәхим бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Хатын-кызлар хуҗа булыр,
Хәмер эчәр, зина кылыр,
Бәндәләрең зәгыйфь булыр
Менә шундый заман җитәр.

Үзләренә һич сан булмас,
Җаннарында иман булмас,
Сүзләрендә инсан булмас –
Менә шундый заман җитәр.

Сөйлим дисә сүзе үтмәс,
Тотыйм дисә кулы җитмәс,
Мин-минлеге һаман бетмәс
Менә шундый заман җитәр.

Үзләрендә һич сабыр юк,
Йөзләрендә якты нур юк,
Телендә хәерле сүз юк –
Менә шундый заман җитәр.

Ирләрендә әдәп булмас,
Хатын-кызларны тыялмас,
Адәмнәрдин һич оялмас –
Менә шундый заман җитәр.

     Менә шундый заман җитәр
(IV вариант)

Дөньяда ямь бетәр шунда —
Халык китәр унга-сулга.
Изге гамәл һич кылмаслар,
Тәмам мал күп булыр кулда.

Аталарда гайрәт бетәр,
Балаларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхмәт бетәр –
Менә шундый заман җитәр.

Биналары биек булыр,
Эче тулы зиннәт булыр,
Дин дөньясы бозык булыр –
Менә шундый заман җитәр.

Дин гыйлемен бетерерләр,
Фән гыйлемен күтәрерләр,
Шуның белән көн күрерләр –
Менә шундый заман җитәр.

Җаннары һич тыныч булмас,
Тәннәре һич сихәт белмәс,
Нидән икәнен һич белмәс –
Менә шундый заман җитәр.

Яхшылыкка юл куймаслар,
Яманлыкка сүз катмаслар,
Хак сүзгә һич ышанмаслар –
Менә шундый заман җитәр.

Дин иясе гаҗиз булыр,
Намазлары зәгыйфь булыр,
Зәкят бурыч булып калыр –
Менә шундый заман җитәр.

Анасыз бала күп булыр,
Маллы кеше саран булыр,
Мәҗлесләрдә уен булыр –
Менә шундый заман җитәр.

     Дөньядыр бу

Дөньядыр бу, дөньядыр бу,
              бик вафасыз дөньядыр
Күп кешене мохтаҗ итеп
              гаҗиз иткән дөньядыр.

Атасының, анасының
              миһербанлы баласын
Бер күрергә зар кыйнап
              харап иткән дөньядыр.

Җанымны бирмим дисәм дә,
             бирмиенчә чара юк,
Йә сәфәрдә, йә хәтәрдә
             җанымны алган дөньядыр.

Ефәк-атлас киемнәрем салдырып,
             кәфен сарып,
Шәмсекадәр тик йөземнән
             мәхрүм иткән дөньядыр.

Дөньядыр бу, дөньядыр бу,
            бик вафасыз дөньядыр.
Энҗе тешне, кара кашны
            вәйран иткән дөньядыр.

     Сабыр савытларым тулды

Беркөн сахраларга чыктым,
            ничә төрле чәчәк күрдем,
Шул чәчәкләр арасында
            корымыш бер чәчәк күрдем.

Күрү белән еглап алдым
            шул чәчәкнең корымышына,
Исәпләдем дә охшаттым
            аны үземнең тормышыма.

Ялгыз чәчәк иртә кипкән,
            ялгыз булу сагыш икән,
Аңа кунып бер кош сайрый,
            ул да хәсрәтле кош икән.

Үзем дә шул кош кеби булдым,
            баскан ботагым каерылды,
Ялгызлык хәсрәте белән
            йөземә сары коелды.

Тыңларсызмы хикәясен,
            аңларсызмы кинаясен,
Кош түгел, үземне әйтәм –
            ялғызлыҡтың ниһаясен

Ялгыз булып моңаймаска
            нинди дәвалар бар икән,
Сабыр савытларым тулды,
            кемгә серем сыяр икән?
Ниһая — соң чик.

     Яшъли генә ятим калдым

Ятимлектән авыр хәлләр юк дөньяда,
Ятимнәрнең һәрвакытта күңеле боек.
Сүзләсәләр бичараның сүзе сынык,
Әллә яшъли генә ятим калганга мин.

Күзләремә кайнар яшьләр тулу белән,
Көн яктылыгын да туя күрә алмыйм.
Дөньяларда рәхәт тормыш сөрә алмыйм,
Әллә яшъли генә ятим калганга мин.

Сахраларга чыксам ямьнәр табалмыймын,
Йокыларга ятсам йокы алалмыймын.
Ризык җыйсам ләззәтләрен тоялмыймын,
Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин.

Эчкәйләрем, йөрәккәем дөрләп яна,
Минем узган рәхәт тормышларым кая?
Хәзерге гомерләрем үтәр зая,
Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин.

Тигезлекнең ләззәтләрен шуннан беләм,
Сабыйлары үсә ата-ана белән.
Бары ятимнәр үсәләр җәфа белән,
Әллә яшъли генә ятим калганга мин.

Сандугач сандугачка җим бирәдер,
Хәрендәш хәрендәшкә дим бирәләр.
Яшъли генә ятим калды ялгыз башым,
Минем ничек торганымны кем беләдер.

     Ялгыз агач

Чыгып китәм яланнарга, үскән анда ялгыз агач.
Күләгәсенә ут ырам, сорыймын янына баргач.

Димен: «Агач, нигә болай ялгыз башың утырасың?
Үз хәлеңне телең белән сөйләче, нигә корасың?

Зифа буең ничек үсте, ничек җимешләрең пеште?
Ботакларың кемнәр кисте, яфракларың нигә төште?»

— Ботакларымны җил кисте, яфраклар саргаеп төште;
Минем хәлем — баласындан аерылган Ягъкуп төсле.

Караңгы көн, исә җилләр, ява яңгыр, салкын көзләр.
Ялгыз башым яшәгәнгә, бигрәк озын була төннәр.

Бу агачның төпләрендә сабыр дигән чишмәсе бар,
Һәрбер караңгы төннәрнең якты көнле иртәсе бар.

     Җәфа күрми рәхәт кадерен белерме

Гарип булмый гарип хәлен белерме?
Сәфәр чыкмый сәфәр хәлен белерме?

Җәфа күрми рәхәт кадерен белерме,
Рәхәт илә гомер сөргән булырмы?

Мәшәкатьсез гыйлем алган булырмы,
Гыйлем эзләп корылай калган булырмы?

Бәнем кеби җәфа күргән булырмы?
Михнәт эчрә газап күргән булырмы?

Михнәт күреп гомерен сөргән булырмы?
Кичергәннәр бәндин артык булырмы?

Гарип — иленнән аерылган кеше.

     Бәхет яңгыр түгел бит ул

Кая соң, кемнәр өстенә бәхет яңгыр булып яуган?
Дәхи алтын-комеш таулар килеп кем өстенә ауган?

Бәхет яңгыр түгел бит ул, килеп күктән яварга соң,
Дәхи чишмә дә түгел бит, килеп җирдән агарга соң.

Тамчылап тамган яшемне күзләрем туктаталмагач,
Тормышымның күкләрендә ялтырап таңнар атмагач,

Калтырап хәлсезләнәм дә әллә нигә куркамын.
Тик адәмлек исемен алгач, куркынудан хурсынамын.

Ауга төшкән сандугачтай, төрле якка талпынамын,
Тик өметемне өзәргә бер Ходайдан тартынамын.

     Берәүнең калганы бармы

Йортың вәйран кала дими, хәләл әнкәң кала дими,
Авыр кайгы сәлам дими, бу ни гаҗәп үлемдер бу.

Атаң да бар иде монда, анаң да бар иде монда,
Алар да киттеләр анда, бу ни гаҗәп үлемдер бу.

Яки берәү калыр булса, яки берәү үләр булса,
Хәйләләрен кыйлыр булса, берәүнең калганы бармы?

Әйе, дустым, димәдеңме, үләреңне белмәдеңме,
Әйе, дустым, тар ләхеткә керереңне белмәдеңме?

Дөрләп яна йөрәкләрем кояшлы, нурлы көннәрдә,
Сабыр итми ни хәл итик, язылгансың тәкъдирләрдә.

     Бу дөньяда ничә җаннар

Кеше ятим — атасы юк, кеше ятим — анасы юк,
Үлем килсә — дәрманы юк, бу үлем шундаен бер хәл.

Үлеп китә аталары, елап кала балалары,
Күмеп кайталар ки аны, бу үлем шундаен бер хәл.

Бу дөньяда ничә җаннар ятим булып кала алар.
Түгәләр яшь берлә каннар, бу үлем шундаен бер хәл.

     Үлем хәле

Үлем дигән ачы агу, берәү дә татымый калмас;
Үлем угы атар туры, берәү дә котыла алмас.

Бу кадерле бала дими, ата-анасы кала дими,
Гомере буе яна дими, бәгырьгә ут каба дими.

Чәчәк вакытың әле дими, яшәр вакытың әле дими,
Газиз җаннан якын күргән ярың кала синең дими.

Бу кирәкле кеше дими, күп эшләсе эше дими,
Шуның өчен бик күпләрнең түгелә күз яше дими.

Бу яхшы, бу яман дими, моның эше тәмам дими,
Берәүләр тилмереп көтсә, ашыгып алмага килми.

Бу мосафир икән дими, танышы бар микән дими,
Чит илләрдә ялгыз үлсә, нихәл итәр икән дими.

Берәүгә дә киңәш кылмас, бу карт, бу яшь диеп тормас,
Көтеп тормас чакырганны, алып китәр үлем хәле.

Пәйгамбәрләр дә калмаган, даһилар юл таба алмаган,
Табип дәва кыла алмаган, гаҗәп хәл бу үлем хәле.

Батырлардан идерә баш, патшалардан койдыра яшь,
Коткаралмас орыш-талаш, алып китәр үлем хәле.

Акылларны кыйла хәйран, өметләрне кыйла вәйран;
Дәва табылмый һичкайдан, алып китәр үлем хәле.

Бәгырьләрне кәбаб итәр, тормышларны харап итәр,
Барыңны да алып китәр, авыр хәл бу үлем хәле.

Бу дөньяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк,
Үлемгә баш идермәскә бу дөньяның китабы юк.

     Картлык хәле

Сахраларга чыксам карап торам
Төрле чәчәк, төрле төсләргә;
Чәчәк кебек яшьлек вакытыбызны
Күрә алмабыз инде төштә дә.

Хәйраннарга калып утырсам да
Бик аз калды хәзер гомерләр;
Авыр сүзләр, авыр кайгыларны
Күтәрә алмый безнең күңелләр.

Яшь вакытта күңелләр киң була,
Менә хәзер инде тарайды;
Кызыл гөлләр кебек матур йөзләр
Сары яфрак кебек саргайды.

Кара ефәк кебек озын чәчләр
Үсүеннән инде туктады;
Үткен күзләр хәзер аз күрәләр,
Күңел инде гамьсез йоклады.

Кара чәчләремә ак чал керде,
Көчләрем дә бетте эшләргә;
Чәчәк кебек яшьлек вакытыбызны
Күрә алмабыз инде төштә дә.

     Күзләремнән яшьләр өзелмәде

Яшьлек вакытларым шулай үтте,
Бер дә бәхет, шатлык күрмәдем;
Ходай тәкъдирләре шулай микән,
Әллә үзем тели белмәдем.

Гөрләп кенә дөнья бармады шул,
Авырлыклар килде башыма;
Язмышларга каршы барып булмый,
Язмыш үзе килә каршыга.

Күзләремнән яшьләр өзелмәде,
Башларымнан кайгы китмәде;
Чәчәк кебек яшьлек гомерләрем
Бер кайгысыз гына үтмәде.

Гомер буйларына янды йөрәк,
Бервакыт та уты сүнмәде;
Минем эчләремдә ниләр барын
Сөйләмәгәч, беркем белмәде.

Нигә йөрәк болай яна икән,
Тышка чыкмый икән ялкыны;
Янган йөрәкләрне басар микән
Тар каберкәйләрнең салкыны.

Балаларым әрнемәсен диеп
Ялгыз гына гомер үткәрдем;
Күп авырлык килде, сабыр иттем,
Алда рәхәт көннәр көттем мин.

Ана бәгыре йомшак була бит ул,
Барысын да гафу итә ул;
Авырлыкмы, әллә җиңеллекме –
Алар өчен дөнья көтә ул.

Дөньяларга килсә газиз балаң,
Күкрәгеңә алып сөясең;
Әллә шат көннәрем булырмы дип,
Зур өметләр белән көтәсең.

Җиргә мәңгелеккә килгән кебек –
Шулай итеп дөнья көтәбез;
Үтә генә айлар, үтә еллар,
Бер дә беркөн үлеп китәбез.

Дөньяларга нигә килдек икән:
Гөнаһылар җыеп йөрергә?
Гөнаһылар җыеп, дөнья куып,
Кабер эчләренә керергә?

Яшь вакытларымда уйламадым
Ялгыз гүркәйләргә керүне;
Ялгыз гүркәйләргә ялгыз кереп,
Ничек итеп җавап бирүне.

Тәнебездән җаннар чыккан чакта
Кыйблаларга борып куярлар;
Туганнарым белән балаларым
«Ташлап китәсең» диеп калырлар.

Китәм инде сездән аерылып,
Артларымдин дога кыйлыгыз;
Атнакичләр җитсә теләк теләп,
Миңа атап дога кыйлыгыз.

Шул догалар барса, шатланырмын,
Изгеләрдин булса җаннарым;
Кара җир астында ятар инде
Кыямәткә чаклы тәннәрем.

Кыйбла — намаз укыганда мөселманнар йөзләрен юнәлтә торган як.

     Кеше хакы

Ата хакын белмәсәң,
Ана хакын белмәсәң,
Күрше күңелен күрмәсәң –
Кара йөзле кубарсың.
Тәннәреңне юарлар,
Илтеп җиргә куярлар,
Кырык адым җир киткәч,
Җавабыңны сорарлар.
Җавабыңны бирерсең,
Ни кыйлганын күрерсең:
Тезең куйсаң -тезең ут,
Йөзең куйсаң-йөзеңут,
Эчең-тышың тәмам ут,
Шунда намаз соргайлар,
И, Ходаем, хур итмә.
Балаларны ким итмә.
Көндин-көнгә бәхет бир,
Көндин-көнгә тәүфыйк бир.
Бәхет бирсәң, бәхетең бар,
Каһәр бирсәң, каһәрең бар –
Каһәреңдин курку бар. 

     Үлем нәүбәте
Куркам үлем нәүбәтендин,
Төрле-төрле һәммөтеңдин,
Өмидем күп рәхмәтеңдин,
Куйма мәхрүм җәннәтеңдин.
Җитәр үлем пәүбәти,
Катыдыр аның михнәти,
Аллаһның чиксез рәхмәти,
Ни әйләсәң үз кодрәти.
Җан бирүе ачы диләр,
Илаһым, бир түземең.
Җан биргәчтен йомылыр күзең,
Зәгъфран күк булыр йөзең.
Сырхау хәле мөшкел булса,
Алып килерләр мулланы.
Күңелеңдә тотсаң алланы,
Зикер әйтеп чыгар җаның.
Зикер әйтеп чыгар җаның,
Тамырлардан күчәр каның.
Суык булыр синең тәнең,
Ерак торыр якыннарың.
Илтеп куярлар илең-куршең,
Калмас яныңда һич кешең
Вә хәсрәтле моңлы башың
Ялгыз гурләрдә калгаең,
Синең гурең тыныч булыр
Изге гамәлең саклагач.
Гур эчендә нык йокларсың
Кара туфраклар каплагач.

     Үлем хәле
Авырып ятуы, дөнья көтүе,
Бик авыр сезне ташлап китүе.
Якты көннәрдә, кара төннәрдә
Ятам мин хәзер үлем хәлендә.
Тыннарым бетте, күкрәгем кипте,
Йәсин укырга вакытлар җитте.
Каршы басуда сайрыйдыр тургай,
Вакытлар җиткән, тын кысыла шулай.
Җәйләргә төшсәм, яшәрмен кебек,
Саф җилләр кебек исәрмен кебек.
Шәрәф суларын эчәрбез беркөн,
Бу дөньялардан үтәрбез беркөн.
Җаннарым чыкса, тәнем суынса,
Борып салыгыз кыйблага таба.
Зифа буемны үлчәп алыгыз,
Юып пакьләгәч, кәфен салыгыз.
Өйдән чыкканда, ашыктырмагыз,
Зинһар, туганнар, бик елашмагыз.
Каберләремне киңрәк казыгыз,
Ак ташлар куеп, язу языгыз.

     Тикшерми ул яшен, картын

Ата дими, ана дими,
Балалары кала дими.
Йөрәккә ут сала дими,
Алып китә улем хәли.

Берәүгә дә килми калмый,
Төбәп килеп алмый калмый.
Тикшерми ул яшен, картын –
Алып китә үлем хәли.

Әле чәчәк чагы дими,
Авыр үлем хәле дими.
Газиз җаннан артык күргән,
Яры кала моның дими.

Бу кирәкле кеше дими,
Күп эшләсе эше дими,
Моның өчен күп кешенең
Түгелә күз яше дими.

Туганнары килсен дими,
Бу аларны курсен дими,
Азаккы сүзләрен әйтеп,
Үкенечсез үлсен дими.

Бу мосафир икән дими,
Танышы бар микән дими,
Чит илләрдә үлеп калса,
Ни хәл итәр микән дими.

Пәйгамбәрләр дә калмаган,
Падишаһ юл табалмаган.
Бөек галим, оста табип
Дәваланса да, калмаган.

Үлем килсә, алып китә,
Якты дөньядан аерып.
Калганнарны утка сала,
Канатларын каерып.

     Кара чәчемә карлар яудырдың

И, син, картлыгым,
Ник ир тә килдең?
Мин картайганны
Кайдан син белдең?

Яшь вакытларым,
Кая китәсең син?
Картайтып мине
Ямьсез иттең син.

Яшьлек гомерләр
Бик тиз үтә икән,
Алсу йөзләрнең
Нуры китә икән.

Яшьлек чәчәгем
Өзелми кипте;
Искән җил кебек
Үтте дә китте.

Алсу йөзләргә
Сары төшә икән.
Картайгач кеше
Ямьсез була икән.

Алсу йөзләрне
Сары баса икән,
Якыннарың да
Синнән кача икән.

Яшь вакытларны
Булмый күрергә.
Төштә кургәндәй
Калды күңелдә.

Картлык, көчләмә,
Үзем барырмын.
Кызулап барсам,
Бик тиз арырмын.

Бу чәчләремә
Нигә ак төшкән?
Яшьлегем белән
Картлык көрәшкән.

Картлык көчле икән
Яшьлекне җиңде.
И, син, яшьлегем,
Китәсең инде.

Яшьлек хисләре
Калды йөрәктә.
Көчсез тамырлар
Калды беләктә.

Черек алмалар
Төшә ботактан.
Картлык көчле икән,
Куа бит арттан.

Картлык сизелә,
Беләм үзем дә,
Узды яшьлегем –
Үзәк өзелә.

Йоклый алмыйча
Чыгам төннәрдә.
Кадерсез калмыйк
Картлык көннәрдә.

Бер картайгачтын
Ямьнәр тапмыйсың,
Ашкынма, яшьлегем,
Кире кайтмыйсың.

Иртән торгачтын
Карыйм көзгегә.
Шулай картаям –
Сизәм үзем дә.

Суларым бетсә,
Барам коега.
Көннән-көн саен
Күңелем боега.

Алсу йөземә
Сары салдырдың.
Кара чәчемә
Карлар яудырдың.

Яшь вакытларым
Төшә исләргә,
Капланып елыйм,
Көн дә кичләрдә.

... Кемнәр тумаган,
Кемнәр булмаган?
Пәйгамбәрләр дә
Мәңге тормаган.

     Иман нуры йөзегездә

Кунак булдык өегездә,
Дога кылыйк үзегезгә.
Иман нуры йөзегездә,
Нур балкысын гүрегездә.
Салаватлар әйтик әле,
Мәҗлес нур белән тулсын.
Бу мәҗлесне ясаучыга
Сигез җәннәт насыйп булсын.
И, туганнар, сыйладыгыз
Тәмле ризыклар белән.
Ходаем сезне сыйласын,
Җәннәт нигъмәтләреннән.
Бу мәҗлесне җыйган адәм
Ике дөньяда шат булсын!
Җәннәт сараена керсен,
Җәннәт нигъмәтләреннән.

    Бу дөньядан китәсе бар

Адәм улы үләчәктер,
Кара гүргә керәчәктер.
Кеме яхшы, кеме яман,
Шунда мәгълүм булачактыр.

Үлгәндә йомылыр күзең,
Саргаядыр нурлы йөзең.
Җаннарымны алган чакта,
Ходаем, бирсәнә түзем.

Әҗәл угы туры ата,
Корылса тимичә калмый,
Күзеңә көл коелмыйча,
Адәмнең нәфесе туймый.

Әҗәл дибез, үлем дибез,
Әҗәл йөри җаныбызда.
Әҗәл көне килеп җитсә,
Алып калмый малыбыз да.

Тәнеңнән җаның аерылыр,
Ятасың аягың сузып.
Аяк йөрми, тел сөйләми,
Ләхет кебек ята бүген.

Бу дөньядан китәсе бар,
Ахирәткә барасы бар.
Дөньялыкта гамәл кылсак,
Шәфәгатькә өметең бар.

     Кая китте минем яшьлек таңым?

Кая китте минем яшьлек таңым,
Ничек соң бу бик тиз югалды?
Алма кебек алсу йөзләремә
Җыерчыклар килеп сарылды.

Картлык көне килә, картлык
Белән безгә явыз үлем киләдер.
Ул ерактан миңа «Исәнме!» дип,
Арык салкын кулын бирәдер.

Их, сез, явыз картлык көннәре,
Ничек соң сез мине таптыгыз?
Нинди гөнаһым бар икән минем –
Кайгы күлләренә аттыгыз.

Мин йөзәмен кайгы күлләрендә,
Кайчан ярларына чыгармын?
Шундый авыр нужа-михнәтләргә,
Газапларга ничек чыдармын? 

     Газраил, җанымны алма

Газраил, җанымны алма,
Мине тар ләхеткә салма.
Кылган гамәлләрем бик аз,
Ниләр алып барым Аңа.

Кайтам ди-ди, кайта алмассың,
Авыр туфраклар өстеңдә.
Ташлыйк начар гадәтләрне,
Дөньяга килдек өч көнгә.

Фани дөнья алмый безне,
Җыйган малларың да кала.
Газраил җаннарны ала,
Иманлы ит, Тәгаләллаһ.

Тәкъдир сырхауын белерсең:
Авызыңның тәмен алыр,
Йөзләреңнең нурын алыр.
Бу фани дөньялар калыр.

Үлмәмен дип алданмассың,
Дөрес булыр үлүләрең.
Читен булыр газиз башым
Ялгыз гургә керүләрем.

Килер җаным өй буена,
Йөзегезне күрер өчен.
Ул көннәрдә юллар булмас,
Сезнең янга керер өчен.

Ишектән алып чыкканда
Кызу итеп атламагыз.
Юып кәфеннәргә салгач,
Салаватсыз калдырмагыз.

     Әй, картлыгым...

Китте яшьлек баш имичә, хуш димичә,
Килде картлык сиздермичә, белдермичә.
Әй, сөйкемсез картлыгым, дисәм дә эчемнән,
Чарам юк шул минем: «Хуш килдең!» — димичә.

Күзләремнең күрүләре яман инде,
Колакларның ишетүләре таман инде.
Болар синең алып килгән бүләкләрең,
Уйлап баксам, хәйран булып калам инде.

Йөзләрем дә карт маймылга охшап калган,
Авызым тулы ак тешләрем бар да ялган.
Йөрәккәем акрын тибә, ул да арган,
Син бит, «дошман», мине бу хәлләргә салган.

Бер эш кылсам, талдырсың беләгемне,
«Үтерәм!» дип куркытасың йөрәгемне.
Көчем җитсә өркетер дә идем сине:
«Кит, югал!» — дип бирер идем кирәгеңне.

Нихәл итик, фани дөнья шулай килгән,
Әби-бабай әнкәйләргә урын биргән.
Әткәй-әнкәй безгә урын биргән булгач,
Шулай итеп нәүбәт инде безгә килгән.

Дөньялыктан китәрбездер бер дә беркөн,
Шулай итеп, онытылырбыз без дә беркөн.
Бу хәлләргә дару да юк, дәрман да юк,
Тырышып-тырышып эзләсәң дә көне-төне.

Хәлеңдин бирмисең хәбәр

Ни кадәрле бәнә иттең,
Ни кадәрле җәфа чиктең,
Ихтыярсыз ташлап киттең –
Хәлеңдин бирмисең хәбәр.

Ачык иде синең йөзең,
Татлы иде синең сүзен.
Хәзер кайда киттең үзең –
Хәлеңдин бирмисең хәбәр.

Ничек икән синең хәлең,
Рәхәттәме синең җаның,
Җәннәттә микән урының –
Хәлеңдин бирмисең хәбәр.

Бу дөньяда ниләр күрдең,
Тулылыкта гомер сөрдең,
Тар ләхеткә барып кердең –
Хәлеңдин бирмисең хәбәр...

Чыгар идең ишеге юк,
Карар идең тәрәзе юк,
Барып хәлең белүче юк –
Хәлеңдин бирмисең хәбәр.

Фани булган йортны ташлап,
Киттең син бакый йортларга,
Тәннәреңне ризык иттең –
Кабердә булган кортларга.

Япандагы таш пулатның,
Ишеге юк, кереп булмый,
Кабердәге әрвахларның,
Хәлләрени белеп булмый.

     Фани дөнья безне алдый

Бу гомерләр җил тик исәр,
Газиз җаннар чыгып китәр;
Кабер дигән тар сарайга
Безнең тәннәр ялгыз китәр.

Кабер дигән ялгыз йортка
Илтеп куярлар безләрне;
Ходайдан үзгә һичкемсә
Белмәстер безнең хәлләрне.

Әгәр гамәл белән барсак,
Киң булыр тар гүрләребез;
Кыямәт атлы көннәрдә
Шат булыр күңелләребез.

Тар гүр шундый йорттыр ул –
Анда хәлләребез авыр;
Әгәр иман белән үтсәк,
Ходаем рәхмәтен салыр.

Ачыйм, дисәң ишеге юк,
Карыйм дисәң, тәрәзе юк;
Бер Ходаем, синнән башка
Һичбер кемнең ярдәме юк.

Безнең кеби гасыйларны
Гафу кыйлсын Ходай Үзе.
Гөнаһым гафу булмаса,
Ни кыйлырмын мәхшәр көнне

Бу дөньяга безләр кунак,
Барыр җирләребез ерак;
Әгәр иман белән үтсәк,
Булыр иде урының оҗмах.

Су өстендәге күбек тик
Диеп бел син бу дөньяны;
Дөнья малына алданып,
Үткәрмәгез гомерегезне.

Бу дөньялар безгә фани,
Фани дөнья безне алдый;
Һичбер кемсә бармый калмый
Ки Ходайның хозурыни.

Безләр килдек бу дөньяга,
Изге гамәлләр кыйлмага;
Ходаемның хозурына
Гамәлләр илә бармага.