Габделбари Исаев. Дини әсәрләр
Малайга алты яшь тулгач, әтисе Низаметдин улын «земский ышкулга» укырга бирә. Күп еллар узгач, бу мәктәптә укыган чакларын Габделбари хәзрәт үзенең истәлекләрендә искә ала: «Ул ышкулда иртән бер сәгать дин укытыла, аннан падишаһ дога[сы] булып, дәрес башлана иде. Моның соңында унбер яшемдә минем әнкәй Башкортостанның Әсән мәдрәсәсенә Коръән[не] хифз (=ятлау) итергә илтеп куя, анда, исемен белмим, әгъма (=сукыр) бер кари (=Коръән белгече) була. Ул бик усал, бик кыйный торган була. Бу авылдан бер атна, ун көннән соң качамын. Шул җирдән 18-20 километр чамасы Түйлүгән дигән авылга Хәбибәриҗал Габделкадыйри кари хәзрәткә илтеп тапшыралар. Ул 35 яшьләрендә була. Бик гайрәтле һәм тре- бовательный (=таләпчән) була. Әлбәттә, ул вакыт гамәлгә куелган кыйнау монда да бар иде, ләкин мин үзем бер генә тапкыр кыйналдым, бәлки әткәйнең ярдәмле булуы файда иткәндер. Анысын ачык белмим, тик бер генә кыйналуымнан шулар дип шәкертләр әйтә иде»