Башҡорт динле булғанмы?

   Ибен Фадлан башҡорт ерен үткәндә һәм Болгар ерендә булғанда башҡорт халҡының Ислам динендә булыуын яҙа. Башҡорт кешеләренең Ислам динендә булыуы хаҡында Ибен Фадландың Болгарҙа булған сәйәхетендәге мәғлүмәтте ошо Татарстан республикаһы Әльмәттәге “Ризаитдин Фахретдин” исемле ислам дине мәҙрәсәһендәге өйрәнелә торған документан алынды. Башҡорт халҡының дин тарихы  ошонда «Ислам и башкиры»: //nazir1965.com/tarix/islam-i-bashkiry.html#more-2609

                        Дополнительные материалы для семинаров и самостоятельной работы

   Распространение в Волго-Уральском регионе ханафитского мазхаба до прибытия Ибн Фадлана (Идел-Урал буенда Ибен Фадлан килгәнче үк хәнәфи мәзһәбенеӊ таралуы)

   Алмыш ибен Елтуар мөэминнәрнең әмире Моктәдирдән «аңа динне аңлатучылардан, ислам шәригатен өйрәтүчеләрдән» торган илчелек төркеме җибәрүен сорый. Ибен Фадлан, үзе әйткәнчә, Болгар патшасына бүләкләр тапшыру, хәлифәнең хатын уку, фәкыйһлар һәм мөгаллимнәрне карап тору өчен билгеләнә. Ләкин ни сәбәпледер (Ибен Фадлан әйткәнчә — төрек җирләренә керүдән куркып) хәлифә тарафыннан илче итеп билгеләнгән Нәзир әл-Хәрми, фәкыйһ һәм хезмәтчеләр соңга калалар һәм Болгарга бармыйлар. Язмадан күренгәнчә, Ибен Фадлан үзе шәфигый мәзһәбендә булган. Габбасилар хәлифәлегендә казыйлар һәм хәлифәнең фәкыйһлары хәнәфи мәзһәбендә булганнар. Әмма мөхәддисләрнең һәм тарихчыларның күпчелеге шәфигый мәзһәбендә булган. Шуңа күрә дә Ибен Фадланның шәфигый булуы сәер түгелдер. Ләкин алай да, ни өчен илчелектә мөгаллимнәр һәм фәкыйһлар өчен җаваплы кеше итеп шәфигый мәзһәбендәге кеше билгеләнгән? Язмадан аңлашылганча, Багдадта һәм Хорасанда Болгарның хәлләре турында белүчеләр булган, сакалибәләр иленнән сату өчен хәлифәткә күпләп коллар китерелгән, Болгарда гарәпләр дә яшәгән. Әгәр Болгар мөселманнар яши торган җир буларак билгеле булмаса, хәлифә андый зур илчелекне болай гына җибәрмәс иде. Болгарда хәнәфи мәзһәбе таралганын да алар, әлбәттә, белми калмаган.

   Угыз төрекләренең гаскәр башлыгы үзенең кул астындагы кече гаскәр башлыклары булган Тархан, Янал, аларның икетуганы һәм Илгиздән киңәш сорап әйтә: «Болар – гарәп патшасының минем киявем Алмыш ибен Шилкигә җибәрелгән илчеләре. Сезнең белән киңәшләшмичә торып аларны җибәрү ихтияры миңа бирелмәгән». Араларыннан иң хөрмәтлесе һәм дәрәҗәлесе булган Тархан әйтә: «Мондый хәлне беркайчан да күрмәдек тә, ишетмәдек тә. Ата-бабаларыбыз заманыннан бирле безнең аркылы солтанның илчесе үткәне булмады». Һәм җиде көн буе алар илчелекне үткәрергәме, юкмы икәнен хәл итәләр һәм шуннан соң гына үткәрергә карар кылалар. Моннан аңлашылганча, угыз җирләре аша Багдад ягыннан моңа кадәр беркайчан да хәлифә яки солтан кешеләре үтмәгән. Шулай булгач, Болгарга ислам дине башка юллар белән ирешкән, яки угызлар бу җирләргә килеп урнашканчы ирешкән?
   Ибен Фадлан яза: «Безнең белән алардан (ягъни башҡортлардан) берәү бар иде, ул ислам динен кабул иткән һәм безгә хезмәт итә иде. … Мине күргәч ул әйтте …». Бу язмадан аңлашылганча, искә алынган башҡорт мөселман булган һәм гарәп телен яхшы белгән. Ибен Фадлан аны тәрҗемәче итеп кулланган булса кирәк, чөнки ул, башка халыкларга караганда, башҡортларның гореф-гадәтләре, диннәре турында бик төгәл һәм киң мәгълүматләр китерә. Якут әл-Хәмәви үзенең «Мугҗәм әл-бүлдән» китабында башҡортларны хәзерге Сүриянең Хәләб шәһәрендә күрүе, аларның бик аксыл йөзле һәм коңгырт сары чәчле икәнлеге, Әбү Хәнифә фикыһын өйрәнүләре турында яза. Шулай ук илләренең кайда урнашуын, ни сәбәпле исламга килүләрен дә бәян кыла. Шулай итеп, ул заманнарда Болгарда гына түгел, башҡорт җирләрендә дә ислам дине таралган булган, һәм фикыһта алар да бөек имам Әбү Хәнифә мәзһәбенә ияргәннәр.
   Ибен Фадлан яза: «Безне күргәч төште (ягъни атыннан) һәм Аллаһка шөкер итеп сәҗдә кылды». «Аңа кара кием һәм чалма кигердек». Ягъни габбасиларның билгеләре булган кара төс моңа кадәр Болгарда кулланылмаган, һәм бу – Болгарда ислам диненең өмәвиләр вакытында ук таралуын күрсәтүче билге булырга мөмкин.
   Ибен Фадлан яза: «Мин килгәндә аның минбәрендә аның өчен хөтбә кылына иде (ягъни хөтбәдә Алмыш өчен дога кылына иде): «Я Аллаһ, Болгар патшасы Елтуар патшаның эшләрен яхшырт». Мин аңа әйттем: «Аллаһ кына патша, минбәрдә Аннан башка берәү дә патша дип аталмас. Синең хуҗаң мөэминнәрнең әмире дә көнчыгыш һәм көнбатыштагы минбәрләрдә үзе өчен «Я Аллаһ, эшләрен яхшырт колың һәм хәлифәң Җәгъфарның, мөэминнәрнең әмире имам әл-Моктәдирнең» дип әйтүгә риза булды». Бу хәлдән соң хөтбә Ибен Фадлан киңәш иткән рәвештә укыла башлый.
   Ибен Фадлан яза: «Аның мөәззине азан әйтсә, камәтне икеләтә иде (ягъни азан сүзләре кебек әйтә). Аңа әйттем: «Синең мәүләң (хуҗаң) мөэминнәрнең әмире җирендә камәт кыскартып әйтелә». Ул мөәззиненә әйтте: «Сиңа нәрсә генә әйтсә дә (ягъни Ибен Фадлан) эшлә һәм аңа каршы килмә». Һәм мөәззин шушы рәвештә камәт әйтә башлады… Акчаларны алудан өметсез булгач , мөәззиненә камәтне икеләтергә кушты, һәм мөәззин шулай эшләде. Аның камәтне икеләткәнен ишеткәч, аны тыйдым һәм аңа кычкырдым. Патша моны белгәч, мине һәм минем иптәшләремне җыйды. Без җыелгач тәрҗемәчегә әйтте: «Аңа әйт – ягъни миңа – ике мөәззин бар, аларның берсе кыскарткан, ә икенчесе икеләткән. Соңыннан һәрберсе кешеләр белән (ягъни имам булып) намаз укыган. Намаз дөрес буламы, юкмы?» Мин: «Намаз дөрес була», — дидем. Ул әйтте: «Ихтиләф беләнме, яки иҗмәгъ буенчамы?» «Иҗмәгъ буенча», — дидем. Ул әйтте: «Әйт аңа: бер кеше изелгән, чолгап алынган, көчсез кавемгә тапшырырга дип икенче кешеләргә мал тоттырган да, алар аңа хыянәт иткәннәр. Ул бу турыда нәрсә уйлый?» «Болай эшләү ярамый, алар начар кешеләр», — дидем. Ул әйтте: «Ихтиләф беләнме, яки иҗмәгъ буенчамы?» «Иҗмәгъ буенча», — дидем. Ул тәрҗемәчегә әйтте: «… һәм мөселманнарга хыянәт кылдыгыз. Динем эшләрендә сезнең сүзегезне кабул итмим, хәтта миңа сүзләрендә тугры булучы килгәнче. Әгәр миңа шундый кеше килсә, аннан кабул итәрмен (ягъни дингә кагылышлы сүзләрен).» Шулай итеп безне авызлыклады, аңа җавап кайтара алмыйча аның яныннан киттек.» Бу язмалардан аңлашылганча, Ибен Фадлан Болгар җиренә шәфигый мәзһәбен кертергә теләгән һәм бу эшендә катылык күрсәткән. Патшаның кушуы буенча һәм моңа кадәр булганча, мөәззин камәтне хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгәнчә әйтә башлагач, ул аны тыярга тырышкан, хәтта тавышын күтәргән. Мондый эшне мәзһәбенә мүтәгассыйб кеше генә эшли ала. Патшаның Ибен Фадлан белән булган бәхәсе язмадагы иң сәер һәм иң гаҗәп урын. Бу бәхәстән аңлашыла ки, яңарак дингә кергән кешенең иҗмәгъ һәм ихтиләф мәсьәләләре турында сүз күтәрүе мөмкин түгел, ә Алмыш бу турыда Ибен Фадлан белән бәхәсләшә һәм өстен чыга. Моннан түбәндәге нәтиҗәләр ясарга була: 1 – Алмышның остазлары бик галим кешеләр; 2 – Болгарда көчле мәдрәсәләр бар; 3- Болгарда яхшы итеп фикыһны һәм фикыһ ысулларын белүчеләр бар; 4 — Болгарда төрле мәзһәбләр һәм фиркалар юк, хәнәфи мәзһәбен генә тоталар; 5 – гакади мәсьәләләрне яхшы беләләр, чөнки дингә кагылышлы эшләрдә гадел кешенең генә сүзләрен кабул итәләр.
   Болгар һәм башҡорт җирләрендә хәнәфи мәзһәбенең генә таралуы, төрле батыл фиркаләрнең булмавы, мөселманнарның башка бер җирдә дә булмаганча бердәм булулары – бу җирләргә ислам диненең саф рәвештә, мөбәрәк кешеләр аша килүен аңлата. Әбү Хәнифәнең гыйлем чишмәсеннән безнең җирләрне сугарган мөбәрәк фәкыйһларга Аллаһ үзенең чиксез рәхмәтләрен бирсен. Ә Әбү Хәнифәне сүгеп, фетнә таратып, төрле фиркаларның, төрле мәзһәбләрнең һәм мәзһәбсезлекләрнең таралуына, бердәмлекнең бетүенә сәбәп кылучыларга әйтер идем: җитте, инде аздыгыз һәм чиктән уздыгыз, бит Аллаһ чиктән узучы залимнарны сөйми!
   Ибен Фадлан яза: «…һәм патшадан бу турыда сорагач (ягъни кояш баер алдыннан күк кызарып, болытларның сугышкан ике гаскәр рәвешенә керүе турында), имеш аның бабалары әйтә торган булганнар ди: алар мөэмин һәм кәфер җеннәр, һәр кич шулай сугышалар, бабалары булганнан бирле һәр кич сугышканнар, юкка чыкмаганнар.» Моннан аңлашылганча, болгарларда Алмыш патшаның ата-бабалары вакытында ук җеннәр арасында кәферләре һәм мөселманнары булуы билгеле булган. Патшаның андый хикәяләрне үзе уйлап чыгарып утыруы мөмкин түгел. Бу тагы да ислам диненең Болгар җирләренә борынгыдан таралуын раслый. Андый хикәяләрнең халык арасында таралуы өчен дистә еллар гына җитми.
   Ибен Фадлан яза: «Мин һәм патшаның Багдад әһелләреннән булган тегүчесе – ул шул якларга барып чыккан – чатырыма кереп сөйләшеп утырдык …» Шулай итеп, Ибен Фадлан килгәнче үк, Болгар җирендә гарәпләр дә яшәгән.
   Ибен Фадлан яза: «Көнбатыш тарафындагы кызыл шәфәкъ бетми…» Белгәнебезчә, кызыл шәфәкъ хәтта иң кыска җәйге төннәрдә дә бетә, мәгәр шәфәкъ яктылыгы, агы гына бетми. Ибен Фадланның хәнәфи мәзһәбендә булмавын күрсәтә торган ачык билге бу. Үз мәзһәбен яклар өчен ул хәтта шәфәкъ яктылыгын да кызыл итеп күрә. Чөнки шәфигый мәзһәбендә мәсәлән, шәфәкъ дип офыктагы кызыллык атала, ә кызыллыктан соң кала торган яктылык шәфәкъ дип аталмый, һәм аларда кызыллык беткәч ястү вакыты башлана.
   Ибен Фадлан яза: «Аларның барысы да башлыклар кия.» Ул бу урында Болгарга хас сыйфатны искә ала. Юлында очраган башка халыклардан аермалы буларак, аларның барысының да башлык киеп йөрүләре – борынгыдан ислам дине таралуының тагын бер билгесе.
   Ибен Фадлан яза: «Әгәр алардан берәр ир кеше үлсә, аның мирасын ир туганы ала, балалары алмый. Патшага болай ярамаганлыкны аңлаттым. Аңа мирасның ничек бүленүен өйрәттем,хәтта төшенгәнче.» Билгеле булганча, әгәр башка варислар риза булсалар, мирас бөтен килеш бер вариска гына бирелергә мөмкин. Безнең халыкларда, ир кеше үлсә, бертуганына аның хатынын никахландырганнар, шулай ук туганының балаларын да ул карарга тиеш булган. Бу очракта мирастан балаларына тиеш өлеш тә аңа күчә. Болай эшләүдә шәригатькә каршы бернәрсә дә юк.
   Ибен Фадлан яза: «Алардан барысы да исламны кабул иткән биш мең кешедән торган йорт әһелләрен (ягъни ыруны) күрдек, беренҗәр дип аталалар. Үзләренә агачтан мәчет төзегәннәр, шунда намаз укыйлар. Кыйраәтне (Коръән уку) белмиләр, алардан бер жәмәгатькә намаз укырлык Коръән өйрәттем.» Мәчет салып, анда намазлар укый торган халык арасында әлбәттә Коръән укый белүче булмый калмас, мәгәр Ибен Фадлан укый белмәүчеләре турында гына искә ала.
   Ибен Фадлан яза: «Әгәр алардан мөселман үлсә, аны мөселманча юалар… аңа ләхет ясыйлар һәм күмәләр. Мәетләре белән шулай эшлиләр.» Шулай итеп, аларның күмү тәртипләре мөселманча булган. Мәҗүси халык ислам диненә кергәннән соң, аларның күмү тәртипләре мөселманчага әйләнсен өчен аз вакыт кирәк булмагандыр. Бу – болгарларның ислам диненә күптәннән керүләренең тагын бер билгесе.
   Ибен Фадлан Алмышның кызы турында мөселман булган дип яза. Алар Болгарга килгәндә Алмыш инде мөселман булган. Илчелек алдында ул исламны кабул итмәгән, бәлки хәлифәгә буйсынырга бәягать биргән.
Бу рәсми экспедиция турындагы Ибен Фадланның язмалары мөһим тарихи һәм сәяси документ булып тора. Шуңа нигезләнеп тә, татар һәм башҡорт җирләрендә мәчет-мәдрәсәләрнең, имам һәм мөгаллимнәрнең хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эшләүләрен таләп итәргә безнең дини, тарихи һәм әхләкый хакыбыз бар!