Айнур Биргалин: «Ваһһабчылыкта гаепләүләре елар хәлгә җиткерә»

     Хөрмәтле сайт уҡыусыларым мөфтий Биргалиндең миңә ҡаршы ғәйеп һәм алдыҡ ташлаған хәбәрҙәре «Азатлыҡ радиоһы»на битенә сығарылды. Рәхим итеп уҡығыҙ һәм күп итеп социал селтәрҙәрҙә комментарийҙар яҙығыҙ. Биргалинде йыуатып уның күҙ йәштәрен һөртәйек. Әгәр эш судҡа етә ҡалһа, һәр нәмә ентекләп яҙылыр. Шулай уҡ һеҙҙең тирәлә ошо ваһһабиттарға бәйле мәғлүмәттәрҙе ебәрегеҙ, рөхсәт итһәгеҙ баҫырмын, рөхсәт итмәһәгеҙ прокурорға бирермен. Әйҙәгеҙ мин һеҙҙең ярҙамға мохтаж, ваһһабсылыҡты күмәкләп баҫмаһаҡ, балаларыбыҙ киләсәге ҡараңғы. Прокуратураға ваһһабсылыҡ тураһында мәғлүмәттәр ебәрегеҙ, улар үҙ сиратында Башпрокурорға ебәрәләр. Суд эше тик һеҙҙең рөхсәтегеҙҙән генә була. Хатта прокуратурала паспортта һорамайҙар, яҙғанығыҙҙы алып ҡалып тикшереү башлайҙар. Ҡурҡмағыҙ ҡыйыу булығыҙ! Был мәғлүмәтте таратығыҙ!

Башкортстанның Әбҗәлил районы имамнары республика мөфтие Айнур Биргалинны, аның урынбасарлары Фидан Газизовны ваһһабчылыкта гаепләп Русия президентына, Русия һәм Башкортстанның баш прокурорларына, Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга хат язганнар. Анда әлеге кешеләрнең хәнәфи мәзхәбендә булган башка имамнарга каныгуы, аларны эзәрлекләвеннән тыш, татарларга карата барган басым хакында да әйтелгән. Башкортстан мөфтие бу хатны конкрет кем язуын белүе, үз репутациясен мәхкәмә аша торгызачагы хакында белдерде. Азатлык мөфтинең үзе һәм хат авторларының берсе белән сөйләште.

Тугыз имам исеменнән бирелгән бу хат Башкортстан Диния нәзарәтенең традицион исламга каршы көрәше турындагы сүз белән башланып китә.

«Бүген Башкортстандагы сәләфит-ваһһабит оешмалары ваһһабчылык идеологиясен пропагандалый, традицион исламда булган имамнарга каршы мәгълүмати сугыш алып бара, яшьләр арасында тарафдарларын арттыра.

Бу болганышлар Башкортстан Диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалинны альтернативасыз сайлаулардан башланды, ул сайлауга бердәнбер намзәт буларак чыгарылды, башкаларын „әдәпле“ генә кире бордылар. Хәзер „сайланган яшь мөфтинең“ халыкны, мәчетләрне, мөселман җәмәгатьләрен ачыктан-ачык ваһһабчыландыру сәясәте бара. Бу Әбҗәлил, Миякә, Уфа, Дәүләкән, Гафури, Хайбулла, Баймак һәм башка күп кенә районнарындагы мөселманнарның ачык рәвештә ваһһабчылыкка каршы көрәшеннән дә күренә. Шуңа күрә без, имам-хатыйбларның бер өлеше, үз мәчетләребез белән Башкортстан Диния нәзарәтеннән чыгып, Русия Диния нәзарәтенә кердек, аның үзәк идарә оешмасы Уфада урнашкан. Әбҗәлил районындагы имамнарның барысы да шулай эшләргә теләгән иде, әмма җирле район администрациясе басымы аркасында бу булмый калды.

Тәлгат Тәҗетдин рәислегендәге Диния нәзарәтенә күчүебезгә бу хәзрәтнең традицион исламны, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм ныгыту өстендә эшләве сәбәп булды.

Русия Диния нәзарәтенә күчүче имамнарны башкорт халкына каршы эш йөртүдә, татарлар ягына күчүдә гаеплиләр. Шул рәвешле яшьләрне традицион исламга каршы куялар, тугандаш халыкларга каршы шовинистлык тараталар. Сәләфит-ваһһабчылар астыртын төстә барлык алымнарны да кулланалар: гайбәт, ялган, халыкларны бер-берсенә каршы кую алып барыла. Безнең исламда татар яки башкортны өстен кую юк, Аллаһ бер һәм кайсы диния нәзарәте составында булсак та, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләребезне, традицион ислам динен саклап калу өчен эшләргә тиешбез...

Ваһабчылык – ул исламдагы дини-сәяси агым, ул сугыш, конфликтлар, дошманлык һәм канкоеш идеологиясе. Кайсы да булса илдә ваһһабчылык тарала башласа, ул илнең ватандашлары үз теле һәм кулы белән үз дәүләтен, динен тарката, бу канкоешка да китереп җиткерә. Элек яхшы шартларда яшәгән Мисыр, Ирак, Сирия, Ливия илләре мисалында без моны күрәбез. Хәтта күрше Татарстан республикасында да чиркәү, газ юлы шартлаттылар, мөфтине шартлату булды, аның урынбасарын үтерделәр...»

Бу хатта аерым имамнарның башка имамнарга булган басымнары турында да сүзләр бар. Шулай ук Башкортстан мөфтие урынбасары Фидан Газизовның бер вәгазендә: «Ваһһабчы дип атасалар горурланырга кирәк», дип сөйләвеннән видеоөзек тә теркәлгән. Мөфти яраннары бастыручы «Вакыт» газетында басылган «Кем ул ваһһабит?» язмасының да фотосы урнаштырылган. Анда «ваһһабизм» юклыгы һәм бу сүзне бары тик «1) кәферләр, 2) суфыйлар белән шигыйлар һәм 3) надан кешеләр генә» куллануы хакында әйтелгән.

Азатлык мөфти Айнур Биргалин белән элемтәгә чыгып, шушы хатта язылган мәсьәләләргә карата фикерен белеште.

— Айнур хәзрәт, сезне ваһһабчылыкта гаепләп язылган хатка карата уй-фикерегез нинди?

Мондый тавыш чыгару һәм минем намусымны каралту кемгә кирәк

— Мин анда язылганнар белән килешмим, әлбәттә, һәм үз репутациямне мәхкәмә аша торгызачакмын. Аның өчен бу иҗтимагый мөрәҗәгать нотариуста теркәлергә һәм махсус хезмәтләргә тикшерүгә җибәрелергә тиеш. Бүген бу эшләр белән юристлар шөгыльләнә, мин аны аларга тапшырдым. Бик сәер хат, дөресен генә әйткәндә. Аны тугыз имам язган дисәләр дә, бу алай түгел, аларның кайберләре бу эшкә катнашмаулары турында белдерде инде. Безнең моңа катышыбыз юк, шуңа бу эшкә кертмәгез, диләр. Димәк, инде бүген үк фактлар бар: тугыз кеше исеменнән моны бер яки берничә кеше генә башкара. Һәрвакыт киңрәк уйларга кирәк: мондый тавыш чыгару һәм минем намусымны каралту кемгә мөһим, бу кемгә уңайлы һәм моннан кем файда ала – шуларны карарга кирәк. Монда бит инде күренеп тора: бу кешенең текстында ике-өч үзенә каршы килә торган фактлар бар.

— Ул фактларның берсен булса да искә төшерә алмассызмы икән?

— Сез ул кешенең шәхси сәхифәсенә кереп карасагыз, ул үзе үк анда ниндидер кешеләрне җәберли, ә үзе шул кешеләр белән янәшә утырып бәйгеләр уздыра. Шул ук ваһһабитлар дип атаган кешеләре белән бергә ул төрле чараларда катнаша, төрле чит ил оешмалары көче белән чаралар уздыра – безнең традицион дингә хас булмаган теләсә нинди ритуаллар һәм гыйбадәт төрләре кертә. Үзе Путинга безнең өстән хат яза, ә үзе социаль челтәрдә төрле видеоязмалар астында шул ук Путинны кимсетеп комментарлар яза. Бу кешене мин аңлый алмыйм.

— Хатта сезнең 2018 елда ук мөфти буларак сайлануыгыз да дөрес булмаган дигән сүзләр бар.

Альтернативасыз мөфти сайлану бөтен җирдә практикалана

— Карагыз әле, мондый альтернативасыз мөфти сайлану бөтен җирдә практикалана. Шул ук Татарстанда Камил Сәмигуллинны сайлауда да бер генә намзәт булып үтте. Равил хәзрәт, Нәфигулла хәзрәтләр дә. Тәлгать Таҗетдин бөтенләй ноу-хау, ул гомерлек мөфти. Шуның өчен безнең диния нәзарәте эчендә ничек кабул иттеләр – шулай булды. Моны оешма үзе хәл итә, бу безнең оешманың эчке сайлаулары. Башка кандидатларны пленум якламаган икән, монда минем гаеп юктыр дип саныйм.

— Айнур хәзрәт, әңгәмәбездә сез күбрәк «бу кеше» дип сөйлисез. Ниндидер конкрет кешене күздә тотып әйтәсезме?

— Ул мөрәҗәгатьне тугыз кеше бергә утырып язмаган, бер генә кеше язган бит инде. Ул кеше – Нәзир Сабитов, Таштимер авылы мәчете имамы.

— Тугыз имам белән сөйләштегезме? Аларның катышы булмавын каян чыгып әйтәсез?

— Алар белән район администрациясенең җаваплы кешесе элемтәгә чыккан һәм алар бу эшкә катнашмауларын белдергән. Ул кешенең үзенең мәчетендә хәтта җомга намазлары да укылмый, анда җирне кар баскан, ул аны хәтта тазартмый да. Имам дип аталырлык җәмәгате дә юк, имам булып кеше алдына чыгарга аның хакы да юк.

— Айнур хәзрәт, ул кешенең сезгә карата ниндидер шәхси үче бармы, ул нигә сезгә каныга алайса?

— Ул районда мөхтәсиб булырга теләгән, ләкин аны сайламаганнар, шуңа ул бүген шулай итеп акылдан шаша. Элекке мөхтәсиб Әхмәт хәзрәт Әхмәтҗанов белән сөйләштем. Ул безнең президиум әгъзасы, бик авторитетлы хәзрәт. Ул бу хәзрәтне кайчандыр мәчеттән дә куып чыгарган булган икән. Бу кеше шуны ошатмыйча, мөхтәсиб була алмагач, шушы эшкә тотынган.

Айнур Биргалин

БУ ТЕМАГА:

Айнур Биргалин: «Татарны бүлгәләү нияте уемда да юк»

— Ул үзе башкорт кешесеме, татармы?

— Башкорт. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен аерма юк: татармы, башкортмы – без бер халык. Тел аерылмый, бер үк җирдә яшибез, бер үк мәдәният. Менталитет кына әзрәк аерыла, әмма күбесенчә без – бер иш.

— Хатта сезнең татарларга каршы эшчәнлек алып баруыгыз, экстремизм хакында да әйтелгән, шуңа сорамый кала алмыйм: сезнең татарларга карата асыл мөнәсәбәтегез ничек? Ни өчен сезнең эшчәнлекне татарларга каршы дип бәяләгәннәр?

— Ул шул рәвешле бөтен җәмәгатьчелекне миңа каршы котырта. Хатта әйтә бит: ваһһабчылар – канкоеш ясаучы, конфликтлар тудыручылар, башка диннәргә каршы эшләүчеләр, ди. Без көн дә диярлек башка милләт һәм башка дин вәкилләренә ярдәм итеп яшибез. Әле генә «Дети улиц» дигән проектта катнашып кайттым. Урамда калган һәм игътибардан мәхрүм булган балаларны ничек тәрбияләргә, спортка җәлеп итәргә дигән фикер алышу булды. Әгәр мин кешеләрне үтерергә җыенсам, аларны яратмасам, нигә ул кешеләрне ашатам, ярдәм итәм, тәрбиялим? Мин аның мантыйгын аңламыйм. Ул хатны язганчы шушы сорауга җавап биреп карамаган күрәсең.

Айнур Биргалин һәм Камил Сәмигуллин
Айнур Биргалин һәм Камил Сәмигуллин

Татарларга мөнәсәбәткә килгәндә, үзегез күреп торасыз, без бүген Камил хәзрәт белән дә бик тыгыз эшлибез, үзара йөрешеп торабыз. Мондый чаралар, мондый дуслык миңа кадәр беркайчан булмаган, бу хакта Татарстан Диния нәзарәте дә, безнең нәзарәт һәм оешмалар да гел әйтә. Минем командада, урынбасарларым арасында Татарстаннан килгән татарлар да эшли. Шуңа күрә әйтәм: анда язылганның 1% өлеше генә – дөреслек, калган – 99%ы теләсә нинди яла ягу.

— Бер процент дөреслек өлеше дип хатта язылган кайсы мәгълүматны әйтәсез?

— Айнур Биргалин Башкортстан диния нәзарәте рәисе һәм ул альтернативасыз сайлаулар белән сайланды – менә шул өлеше. Калганы – яла. Әкият язылган, дөресен әйткәндә. Бу кешенең йә башы белән проблемнар бар, йә ул кемнеңдер заказын үти.

— Хатка видеоязма да теркәлгән. Анда турыдан-туры «сезне ваһһабчы дип әйтсәләр горурланырга кирәк» дигән сүзләр бар. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Сез ул видеоны тулаем күрмәдегез. Бу хәл беренче тапкыр түгел. Мине һәм янәшәмдәге кешеләрне көлеп «ваһһабчылар» дип атыйлар. Фидан хәзрәт бу сүзне әбиләр алдында әйткән. Чөнки шул ук әбиләрне дә «ваһһабчы» дип атап җәберләүләр булган. Авыл әбисе нинди ваһһабчы булсын инде? Мәчеткә йөргән, шул мәчеттән ерак җиргә бармаган әбиләр ничек ваһһабчы була ала? Алар аның нәрсә икәнен дә белми! Нигә аларның башын катырып ваһһабчы дип атарга? Безне дә шулай диләр, дип, шуннан көлеп әйтелгән хәбәр генә. Әлбәттә, бу — шаярту, әмма бу шаярулар инде елар хәлгә китереп җиткерә. Чөнки кешеләрне ваһһабчы дип атап шулкадәр җәберлиләр ки, хәтта шуның белән аларның язмышларын да сындыралар. Бу имам кайсыдыр егетне ваһһабчы дип әйтеп күңелен кайтара икән, ул бит мәчеттән, мөселманнардан ерагая, бөтенләй башка даирәгә эләгеп юкка чыгарга да мөмкин. Авыр хәл шундый гади генә ярлык тагудан башлана. Гади халык ваһһабчылыкны да, суфыйлыкны да аңламый. Безнең бүгенге бурыч: милли, дини традицияләрне саклап, балаларыбызга дөрес тәрбия бирү.

* * *

Мөфти белән әңгәмәдән соң, Азатлык Таштимер авылы мәчете имамы Нәзир Сабитов белән дә элемтәгә чыкты. Ул үзендә тугыз имамның да имзасы булуын, җомга намазларын да вакытында уздыруын сөйләде.

Нәзир Сабитов
Нәзир Сабитов

— Башкаларның катнашы юк ди икән, алдый ул. Миндә ул хатның оригиналы һәм аның астында 9 имамның да имзасы бар, берсе дә сүзләреннән баш тартмый. Аның алдаулары күп булды инде. Безнең мәчеттә җомга намазы укылмый дип әйтеп, 27 февральдә мәчетнең сукмагын фотога төшереп интернетка куйган иде. Югыйсә, 2020 елда җомга 28 февраль булды, 27се түгел. Бездән башка да мөфти өстеннән шикаять язучылар бар, мәсәлән, Хайбулла районыннан имамнар да Русия президентына яздылар, — диде Нәзир хәзрәт.

Нәзир хәзрәт хакында күбрәк мәгълүмат эзләп, мөфти телгә алган социаль челтәрдәге сәхифәне дә өйрәндек. Әбҗәлил районына мөхтәсиб сайлаулары вакытында Нәзир Сабитовның башка хәзрәткә юл куеп, үз намзәтен сайлаудан алуы, мөхтәсиб булырга омтылмавы мәгълүм булды. Хәзрәтнең сәхифәсендә президентка, прокурорга язылган хатлар да куелган. Шул һәм башка язмалар астында имамның эшчәнлегенә яхшы бәя бирүче, рәхмәт сүзләре язучылар да күп.